Тамырлары белән җыеннар чорына барып тоташа. Өмә, кагыйдә буларак, община (элегрәк – җыен) яки мәхәллә әгъзасының үз хуҗалыгындагы авыр эшләрне: печән чабу, урак уру, ашлык сугу, төзелеш материаллары һәм утын әзерләү, өй күтәрү һ.б.ны тизрәк төгәлләү өчен мөрәҗәгате яки тәкъдиме буенча уздырыла.

Җәмәгать тәртибендәге өмәләр авыл (сирәгрәк волость) җыены яисә авыл аксакаллары карары белән торак пунктларны, зиратларны, эчәргә яраклы су чыганакларын (чишмәләр, коелар, күлләр һ.б.ны) торгызу һәм чистарту, авыллар, көтүлекләр, утлауларны киртәләү, мәчет һәм мәктәпләр төзү, юллар, күперләр һәм дини корылмаларны төзәтү һ.б., шулай ук бәла-казалардан (янгыннар, су басулар, давыллар һ.б.) зыян күрүчеләргә, тол хатыннарга, картларга, ятимнәргә ярдәм итү өчен оештырыла.

Хәллерәк хуҗалыклар, крәстияннәрне мул сый белән җәлеп итеп, өмәләрне авыр һәм ашыгыч эшләр башкару өчен оештырганнар.

Постау җитештерү (тула өмәсе), киндер, җитен, йон эрләү (җеп, яисә орчык өмәсе), каз йолку (каз өмәсе) һ.б. хатын-кызлар өмәләре традициягә әйләнә.

Өмәләр һәрвакыт диярлек күмәк сый, йола-гамәлләр, кайберләре уеннар, кайберләре җыр-биюләр тулы бәйрәм киче белән төгәлләнә.

Совет чорында алар шимбә һәм якшәмбе өмәләре рәвешен ала.

Татарларда өмәләр оештыру традициясе яшәвен дәвам итә, тик мондый ярдәмләшү торган саен сирәгәя һәм анда азрак кеше катнаша.

Автор – Р.В. Шәйдуллин