- РУС
- ТАТ
Элек бала тууга бәйле йолаларда бөтен эшне баланы кабул итеп алучы өлкән яшьтәге кендек әбиләре башкарган; бала туган гаиләдә аларга аерым кадер-хөрмәт күрсәтелгән.
Кендек әбисе сабыйның кендеген кискән, аны юындырган, әтисенең күлмәгенә төргән (әтисе яратсын өчен). Әстерхан татарларында баланы әбисенең күлмәк итәге белән ураганнар (аның яшенә җитсен өчен), сәламәт, кайгы-хәсрәтсез үсүен теләп дога укыганнар, авызын бал-май белән майлаганнар («авызландыру» йоласы).
Кендек әбисе, баланың беренче чүпрәкләрен юып, чарлактагы яисә идән астындагы туфракка күмгән; шулай ук җен-пәриләрне куркыту өчен бала янына кадак куйган. Кендек әбисе баланы кендеге төшкәнчегә кадәр карау өчен еш кына шул йортта калган.
Җиде көн узгач, төшкән кендекне киптереп, чиста чүпрәккә төреп, сакларга куйганнар. Баланың беренче күлмәге («көчек күлмәге») кадерләп сакланган.
Гадәт буенча, берничә көн рәттән бәби мунчасы ягылган. Ходай шифалы иткән мунчада ана белән бала гына түгел, аларның туганнары, күршеләре дә юынган.
Мунчадан соң тәм-томнар белән чәй табыны әзерләнгән, бала тапкан хатынның хәлен белергә килүчеләрнең бәби ашлары да шул табынга куелган. Бала табучының әнисе иң абруйлы кунак булып саналган. Ул оныгына бәби юрганы, бәби мендәре, табынга кую өчен йола буенча майда кыздырылган баллы камыр ризыгы – әлбә алып килгән.
Хатын-кызлардан гына торган мәҗлес (бәби ашы, мае, туе), гадәттә, балага исем кушканнан соң уздырылган. Исем кушу йоласына мулла һәм иң якын ир кардәшләр генә чакырылган. Сабыйны, мендәргә салып, мулла каршына китерәләр. Мулла, Коръәннән тиешле доганы укып, өч тапкыр баланың исемен, әтисенең исемен игълан итә һәм метрика кенәгәсенә терки. Аннары кунакларга сый китерелә.
Ир бала көтелгән бала булып саналган, чөнки ул – киләчәктә нәселне дәвам иттерүче, гаиләне туендыручы.
Ир балалар, мөселман гадәте буенча, 7 көннән алып 20 яшькә җиткәнче сөннәткә утыртыла (кара: Сөннәт).
Керәшен татарларда исем кушу христиан дине йоласы буенча уза – бала чукындырыла.
Яңа туган баланың беренче 40 көне тормышының иң хәвефле көннәре дип санала. Бу вакыт арасында аны «күз тиюдән» саклыйлар – чит-ятларга күрсәтмиләр, төрле бозыклыктан саклау өчен бишек өстенә миләш, артыш, шомырт ботакчыгы бәйләп куялар.
Бала табуга бәйле йолаларның кайберләре хәзергәчә сакланып килә.
Баязитова Ф.С. Татар халкының бәйрәм һәм көнкүреш йолалары. Казань, 1995.
Уразманова Р.К. Семейные обычаи и обряды // Татары. М., 2001.
Автор – Ф.Ф. Гулова
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.