Эчтәлек

Катык салып әчетелгән сөттән ясала һәм суы беткәнче кайнатыла.

Кызгылт-көрән төсе өчен кортны «кызыл эремчек» дип тә атыйлар.

Корт чәй янына бирелә, камыр ризыклары, гөбәдия пешергәндә эчлек итеп файдаланыла. Кортлы май – бал (шикәр) белән кайнатылган һәм май салынган корт – электән бәйрәм өстәленә куела торган сыйлардан санала.

Озак саклау өчен кортны, гадәттә, киптерәләр; элек аны юл ризыгы буларак кулланганнар.

Әдәбият

Әхмәтҗанов Ю.Ә. Татар халык ашлары. Казан, 1999.