Эчтәлек

Фазлыйәхмәтов Ә.Д. Гөбәдия пешерү. 2023

Гөбәдия Казан татарларында бәйрәм табынына куела торган гадәти ризык; табынга аштан соң яки чәй янына куела.

Пермь татарларында гөбәдия, туй йоласы таләбенчә, кодалар өчен әзерләнә, гөбәдия ничә катламнан торса, аларны шул катламнар санындагы көннәр дәвамында кунак итәргә тиеш булалар.

Шулай ук кара: Корт.

Әдәбият

Ахметзянов Ю.А. Татарские блюда. Казань, 1961.

Хайрутдинова Т.Х. Названия пищи в татарском языке. Казань, 1993.