Гомер еллары: ? — 1631.

1591 елда стольник, 1598 елда Кырым татарлары һөҗүме вакытында патша полкында башлык һәм есаул. 1604 елда Ялган Дмитрий I гә каршы яуда катнашкан алдынгы полкта 2 нче воевода.

1606 елның  маенда Ялган Дмитрий I не бәреп төшерүгә һәм тәхеткә Василий Шуйский килүгә китергән фетнәдә катнаша.

Полк воеводасы, 1606 елның  көзендә Мәскәү, 1607 елда Тула һәм Калуга янында И.И.Болотников гаскәре белән сугышларда катнаша.

1608 елда Мәскәү янында Ялган Дмитрий II тарафдарлары белән сугыша.

1609 елның 12 апреленнән Казанда 1 нче воевода. Б.Я.Бельский белән берлектә патша Василий Шуйский ягында Урта Идел буендагы хәрби хәрәкәтләр белән җитәкчелек итә. 1611 елның июнендә Казан дворяннары, укчылары һәм йомышлы татарлары башында 1 нче ополчениегә җибәрелә, Мәскәү янында сугышларда катнаша.

Ополчение таркалгач, Түбән Новгород (2 нче) ополчениесенә кушыла. 1612 елның башыннан К.Минин һәм кенәз Д.М.Пожарский белән берлектә Земство хакимиятен җитәкли һәм полякларга каршы хәрби хәрәкәтләр белән идарә итә.

1613 елгы Земство җыенында катнаша, 13 февральдә, беренчеләрдән булып, халыкка Михаил Фёдоровичның патша итеп сайлануын игълан итә. 1615–1616 елларда Псков шәһәрендә 1 нче воевода, 1616 елда шәһәрне шведлардан саклау белән уңышлы җитәкчелек итә; соңыннан Столбово килешүенә кул куела.

1627–1628 елларда Казанда 1 нче воевода; 2 нче воевода В.В.Волынский белән ызгышканнан соң, икесе дә вакытыннан алда Мәскәүгә чакыртып алыналар.

1629 елдан Владимир мәхкәмә приказы судьясы.

Автор —  Е.В.Липаков