- РУС
- ТАТ
Шарманка елгасының (Идел елгасы бассейны) сул кушылдыгы.
Озынлыгы 11,5 км, бассейнының мәйданы 36,7 км2. Идел буе калкулыгыннан, Кама Тамагы районында ага. Елга башы урман массивында, Осинники посёлогыннан 3 км төньяк-көнбатыштарак, тамагы Тәмте авылы янында. Елга башының абсолют биеклеге 180 м, тамагыныкы — 80 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 20%.
Туенуы катнаш, күбесенчә кар сулары исәбенә. Җир асты сулары белән туену модуле 0,1 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 76 мм, ташу вакытында су катламы 60 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахырында башлана. Мордвасу ноябрь башында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,02 м3/с.
Язын суы чагыштырмача каты (3–6 мг-экв/л), кышын һәм җәен каты (6–9 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 200–300 мг/л, кышын һәм җәен 500–700 мг/л.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.