Биографиясе

1923 елның 22 мае, Чиләбе шәһәре – 2014 елның 6 апреле, Казан.

1949 елда РСФСР Сәламәтлек саклау министрлыгының Мәскәү медицина институтын тәмамлый.

1951 елдан Казан медицина университетында, 1971–1982 елларда факультет терапиясе кафедрасы мөдире, 1983 елдан эчке авырулар кафедрасы профессоры.

Ә.Г.Терегулов шәкерте.

Эшчәнлеге

Төп хезмәтләре функциональ пульмонология, ревматология, специфик булмаган хроник үпкә авырулары вакытында тышкы сулыш функцияләрен тикшерүгә карый.

Казандагы «Медфизприбор» махсус конструкторлык-техник бюросы галимнәре белән берлектә Мета 1-25Б, «Татарстан», ЩМ-1, ЩМ-2, АЗИВ-1, АКОР-1, диффузиометр һ.б. аппаратлар эшли һәм гамәлгә кертә.

Бүләкләре

ТР Дәүләт бүләге «Татарстан Республикасында ревматология хезмәтенең фәнни-гамәли һәм оештыру аспектлары» («Научно-практические и организационные аспекты ревматологической службы в Республике Татарстан») хезмәте өчен бирелә (2000).

Хезмәтләре

Нервно-сосудистые реакции у больных с ревматизмом по данным плетизмографических исследований и гистаминовой пробы. Казань, 1956.

Клинико-физиологическое обоснование комплексной терапии больных с хроническими неспецифическими заболеваниями легких. Казань, 1970.

Әдәбият

Профессор Раиса Шарафутдиновна Абдрахманова // Казанский медицинский журнал. 1983. № 5.