Биографиясе

1910 елның 13 феврале, Казан — 1943 елның 6 июле, Курск шәһәре.

1920-1922 елларда Тверь өлкәсенең Вышний Волочек шәһәрендәге балалар йортында тәрбияләнә. Тверь өлкәсендә көтүче-батрак булып, Казанда шәһәр суүткәргечендә кара эштә эшли.

1928 елдан Кызыл Армия сафларында

Ульяновск пехота мәктәбен (1929), Оренбург хәрби очучылар мәктәбен (1934) тәмамлый.

Совет гаскәрләренең Көнбатыш Украина һәм Көнбатыш Белоруссия (1939) походында катнаша.

1941 елның июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 23 нче армиянең 5 нче катнаш авиация дивизиясе 125 нче бомбардировщиклар полкы штурманы.

Ленинград фронты авиациясе составында 1941 нең декабренә дошманның аэродромнарын, сугыш кирек- яраклары һәм ягулык складларын, сугыш техникасы тупланган урыннарын, батареяларын, миномёт позицияләрен, тимер юл полотносын, эшелоннарын һәм җанлы көчләрен бомбага тоту өчен, 100 гә якын сугышчан очыш ясый, дошманны зур югалтуларга дучар итә.

1943 елның 6 июлендә Ленинград янында сугышчан бурыч үтәгәндә батырларча һәлак була.

Бүләкләре

Ике Ленин ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Истәлеге

Герой исеме Казан урамына бирелә.

Әдәбият           

Буров А.В. Твои Герои, Ленинград. Л., 1970;

Герои Советского Союза – наши земляки. Казань, 1984. Кн. 2;

Батырлар китабы – Книга Героев. Казань, 2000;

Герои Казани = Казан каһарманнары / авт.-сост. М.В. Черепанов, Е.В. Панов. Казань, 2018. С. 28–29;

Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань, 2022. С. 109.

Авторлар — М.З.Хәбибуллин, Л.М.Айнетдинова, Г.Х.Галимуллина