История

1701 елдан мәгълүм (башка версия буенча, XVII йөзнең беренче яртысында нигез салына).

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы типтәрләр катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук курыс төшерү-мунчала ясау кәсепчелеге тарала.

Авыл халкы 1773–1775 еллардагы Крәстияннәр сугышында актив катнаша.

XX йөз башында Халык мәгарифе министрлыгы мәктәбе, 2 тегермән була. Авыл җәмәгатенең имана җире 1152 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1918 елга кадәр – Уфа губернасының Минзәлә өязе Пучы волостена, 1918–1920 елларда Әтрәкле волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Мөслим, 1944 елның 19 февраленнән – Матвеевка, 1954 елның 19 ноябреннән – Калинин, 1959 елның 12 октябреннән Минзәлә районында.

Хәзер Әтрәкле авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1923 елда авылда “У корно” колхозы оештырыла, 1959 елда “Калинин” колхозы белән “Марс” колхозына берләштерелә, 1975 елда “Марс” колхозы “30 лет Победы” колхозы составына керә. 1990 елдан – авыл яңадан оештырылган “У корно” колхозы, 2001 елдан – “Заиковский” колхозы, 2007 елдан “Заиковский” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында.

Халкы кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда эшләгән мәктәп Совет хакимиятенең беренче елларында башлангыч мәктәп итеп үзгәртелә, аның каршында Филимоновка һәм Чупай авылыннан килеп укучылар өчен интернат ачыла, 1931 елда – җидееллык, 1950 елда – сигезьеллык, 1990 елда урта мәктәп итеп үзгәртелә (1983 елда яңа бина төзелә).

Укыту башлангыч сыйныфларда мари телендә, 5 сыйныфтан рус телендә алып барыла. Мәктәп каршында төбәк тарихын өйрәнү музее эшли (1996 елдан, оештыручысы – Т.Ш.Бикбаев).

Авылда клуб (1930 елдан, 1957 һәм 2017 елларда яңа бина төзелә), фельдшер-акушерлык пункты, китапханә (икесе дә 1930 елдан), балалар бакчасы (1978 елдан, 2005 елдан – клуб, 2015 елдан мәктәп бинасында).

Мәдәният йорты каршында 1987 елдан “Мари кас” фольклор ансамбле эшли (1987 елдан, 1992 елда “халык”исемен ала, оештыручысы – С.Әхмәтханова).

2015 елда авылда мари халкының милли бәйрәме “Семык” уздырыла, анда Мари Республикасыннан һәм Татарстан районнарыннан 300 дән артык кунак катнаша.

Күренекле кешеләре

И.Я.Ямалиев (1911–1988) – хәрби фәннәр кандидаты, Кытай Халык Республикасында хәрби киңәшче (1957–1960 елларда), Кызыл Байрак, Кызыл Йолдыз орденнары кавалеры.

Халык саны

1747 елда – 86,
1795 елда – 175,
1811 елда – 204,
1834 елда – 162 ир-ат;
1859 елда – 513,
1884 елда – 696,
1897 елда – 837,
1906 елда – 892,
1920 елда – 724,
1926 елда – 711,
1949 елда – 408,
1958 елда – 393,
1970 елда – 505,
1979 елда – 430,
1989 елда – 319,
2002 елда – 359,
2010 елда – 335,
2017 елда – 331 кеше (марилар).