Поиск
ТАТ
- РУС
- ТАТ
Идел елгасының югары террасасында, Лаеш районы Комлы Кавал авылыннан төньяк-көнчыгыштарак урнашкан.
Кавал күлләре системасына керә, ермак белән Зимница һәм Кавал күле белән тоташа.
Су өслегенең мәйданы 19,5 га. Су күләме якынча 185 мең м3. Озынлыгы 920 м, уртача киңлеге 220 м, уртача тирәнлеге 1 м тирәсе. Күл төбендә 2,6 һәм 3 м тирәнлектәге 2 чокыр бар.
Күл карст-суффозия процесслары нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Формасы озынча, төньякка таба кысыла. Ярлары күтәренке, кайбер урыннары тал куаклары белән капланган. Туенуы, нигездә, явым-төшемнәр исәбенә.
Күл акрынлап ләмләнә бара.
Ял итү максатларында файдаланыла.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.