Тарихы

XVII йөздә нигез салына.

1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә (башта – татар алпавытлары Яушевлар, 1730 еллардан татар морзалары Тәфкилевләр карамагында була). Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук тимерчелек, балта эше, олаучылык, кәрҗин үрү кәсепчелеге тарала.

XVIII йөздә халкы Тирсә кузгалышында актив катнаша.

XX йөз башында авылда почта станциясе, мәчет, мәктәп, земство рус-татар мәктәбе, сәүдәгәр И.Вишняковның (1883 ел) пыяла заводы, базар эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 392,6 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1919 елга кадәр авыл – Вятка, 1919 елдан – Казан, 1920 елдан – Вятка губернасының Алабуга өязе Сарсак-Умга волостенда. 1921 елның гыйнварыннан – ТАССРның Алабуга (июньгә кадәр өяз), декабреннән – Әгерҗе, 1924 елдан – Алабуга кантонында.

1927 елның 14 февраленнән – Әгерҗе, 1963 елның 1 февраленнән – Алабуга, 1964 елның 4 мартыннан Әгерҗе районында.

Хәзер Тирсә авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда “Маркс” колхозы оештырыла. Хәзерге вакытта “Ак Барс – Әгерҗе” агрофирмасы”, “Наҗар”, “Агрохимсервис” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләр эшли.

Халкы кырчылык, терлекчелек белән шөгыльләнә.

Авылда фельдшер-акушерлык-пункты, мәчет бар.

Күренекле кешеләре

Һ.Х.Ситдыйкова (1913–2000) – БАССРның халык рәссамы, СССР Рәссамнар берлеге әгъзасы.

Халык саны

1859 елда – 204,
1887 елда – 321,
1905 елда – 412,
1920 елда – 539,
1926 елда – 474,
1938 елда – 425,
1958 елда – 251,
1970 елда – 174,
1989 елда – 148,
2002 елда – 141,
2010 елда – 150,
2015 елда – 149 кеше (татарлар).