Тарихы

1719 елдан мәгълүм.

XVIII – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

1898 елда изге Гурий борадәрлеге мәктәбе ачыла, 1908 елда Халык мәгарифе министрлыгының бер сыйныфлы мәктәбе итеп үзгәртелә.

XX йөз башында авылда Архангель чиркәве (1902 елдан), ярма яргыч, вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 646,5 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Иске Юмья волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Кукмара, 1963 елның 1 февраленнән – Саба, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кукмара районында.

Хәзер Урта Кумор авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1928 елда авылда “Азлань” колхозы оештырыла (беренче рәисе – Т.Германов), 1950 елдан – “Виль Кужым” колхозы (Урта Кумор авылы) (1993 елдан – “Виль Кужым” күмәк авыл хуҗалыгы предприятиесе, 2003 елдан – “Виль Кужым” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы), 2009 елдан – “Әсәнбаш” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (“Виль Кужым” бүлеге), 2014 елдан – “Сөт иле – Әсәнбаш” филиалы, 2017 елдан “Әсәнбаш-Агро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында.

Халкы дуңгызчылык һәм сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1928 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1981 елда урта мәктәп (1992 елда яңа бина төзелә, 2016 елда капиталь ремонт ясала) итеп үзгәртелә.

Мәктәп каршында 2006 елдан төбәк тарихын өйрәнү музее (оештыручысы – С.М.Туктаева) эшли.

Авылда шулай ук “Капелька” балалар бакчасы (1991 елдан, 2019 елдан яңартылган бинада), мәдәният йорты (2012 елдан), китапханә (1958 елдан), фельдшер-акушерлык пункты (2014 елдан урта мәктәп бинасында) бар.

Мәдәният йорты каршында “Зангари” халык фольклор ансамбле (1995 елдан, 2018 елдан “халык” исемен ала; оештыручысы – О.Г.Сәйфетдинова) эшли.

Күренекле кешеләре

Н.И.Петров (1957 елда туган) – физик, физика-математика фәннәре докторы, профессор.

Халык саны

1744 елда – 26,
1782 елда – 51 ир-ат;
1859 елда – 218,
1897 елда – 335,
1908 елда – 384,
1920 елда – 390,
1926 елда – 393,
1938 елда – 368,
1949 елда – 281,
1958 елда – 283,
1970 елда – 388,
1979 елда – 325,
1989 елда – 216,
2002 елда – 260,
2010 елда – 248,
2017 елда – 246 кеше (удмуртлар).