Эчтәлек

Кайбер тикшеренүчеләр фаразынча, Әрмән колониясе Идел яры буйлап сузылган (3 км) була. Берәүләр аны монголларның Кавказ артын яулау сугышы (1220 еллар) вакытында Әрмәнстаннан качып килүчеләр салган, икенчеләр монгол яуларына кадәр барлыкка килгән дип саный.

Әрмән колониясе Алтын Урда чорында (XIII – XIV йөзләр) зур үсешкә ирешә.

Беренче тапкыр Әрмән колониясе 1712 елда дъяк Михайлов тарафыннан тасвирлана, ул Болгар шәһәрлеге чигендә «Грек палатасы» дип аталган борынгы бина хәрабәләре сакланганын, анда әрмәнчә язулы ташлар утыртылган зират урнашканын билгеләп үтә. Соңрак бина ташларын җирле халык үз кирәгенә ташып бетерә.

1721 елда дә Пётр I Болгар хәрабәләре белән танышып йөргәндә анда әрмәнчә язулы христиан кабер ташлары таба, 1722 елда алар Васильев фамилияле әрмән тарафыннан рус теленә тәрҗемә ителә һәм И.И.Лепёхин тарафыннан бастырып чыгарыла.

1862 елда француз шәркыятьчесе М.И.Броссе аларның язылу вакытын ачыклый (1321–1335).

Әрмән колониясен археологик тикшерү 1916 елда В.Ф.Смолин, 1945 елда А.М.Ефимова һәм А.П.Смирнов тарафыннан үткәрелә.

Әрмән колониясе территориясендә күк төстәге балчык савытлар, XIII–XIV йөзләрдә сугылган Алтын Урда акчалары, XVI–XVII йөз шомартылган көмешсу-кара чүлмәкләре һ.б. табыла.

1945 елда уздырылган казу эшләре вакытында 113 христиан кабере тикшерелә. Антрополог М.М.Герасимов, кабердән чыккан баш сөякләренә нигезләнеп, Әрмән колониясендә яшәүчеләрнең портретларын реконструкцияли.

Арада гарәп язулы ике кабер ташы да була.

Каберләрдә алтын һәм көмеш алкалар, боҗра рәвешле һәм энҗе куелган асылмалар, алтын-көмеш җепләр белән чигелгән биюче кешеләр сыннары, үсемлек бизәкләре, гарәп хәрефләре төшкән парча һәм ефәк тукымалар табыла.

Әдәбият

Смирнов А.П. Волжские булгары // Труды Государственного исторического музея. М., 1951. Вып. 19.

Смирнов А.П. Армянская колония города Булгара // Материалы и исследования по археологии СССР. М., 1958. № 61.

Айдаров С.С., Аксёнова Н.Д. Великие Булгары: путеводитель по Булгарскому историко-архитектурному заповеднику. Казань, 1983.

Автор – П.Н.Старостин