Биографиясе

1940 елның 26 мае, Куйбышев (хәзер Самара) өлкәсенең Камышлы районы Иске Ярмәк авылы — 2021 елның 22 августы, Казан.

Казан театр училищесен тәмамлаганнан соң (1966), Минзәлә татар драма театрында эшли.

1968–2001 елларда Татар академия театрында.

Иҗаты

Истә калырлык комедия актёры буларак, Шамкаев, авыл балагуры, тапкыр алдакчы рольләрен башкарып, иҗатында халыкчан фарс, балаган алымнарын оста файдалана.

Шамкаев тудырган истә калырлык сатирик Тишка («Агай-эне — ак мыек», А.Н.Островский), Пеләш («Әшнәләр», В.М.Шукшин хикәяләре буенча), Анчугин («Булмас димә, дөнья бу», А.В.Вампилов), Труффальдино («Болан Патша» К.Гоцци), Таһир («Әнә килә автомобиль», Ф.Яруллин), Ясәви («Ташкыннар», Т.Гыйззәт), Гыйльметдин («Ат карагы», Т.Миңнуллин), Дәрвиш («Хуҗа Насретдин», Н.Исәнбәт), Мөбарәк («Казан егетләре», «Тагын Казан егетләре», М.Гыйләҗев), Нуретдин, 2 нче кунак («Су төбендә сөйгәнем», «Кишер басуы», З.Хәким) образлары бер үк вакытта тирән социаль мәгънәгә ия булулары белән дә аерылып тора.

Р.М.Шамкаев Хәсән ролендә

«Ләйсән ире Хәсән», Ю.Сафиуллин

Әдәбият   

Илялова И. Г.Камал театры артистлары = Артисты театра им. Г.Камала. К., 2005.