Биографиясе

1939 елның 28 апрелендә Уфа шәһәрендә туган.

1961 елда Мәскәү университетын тәмамлый, СССР Фәннәр академиясе Себер бүлегенең Математика институтында эшли (1965–1971 еллар). 1971–1988 елларда Башкорт университетының дифференциаль тигезләмәләр кафедрасы мөдире, 1988 елдан Россия Фәннәр академиясе Уфа Гыйльми үзәгенең математика институтында.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре аерым чыгарылмалы дифференциаль тигезләмәләргә, функциональ анализга һәм реаль үзгәрешле функцияләр теориясенә, хисаплау математикасына, якынча интеграллау теориясенә һәм аны куллануга карый.

Рамазанов математик физиканың кырый мәсьәләләре куелышының төгәллеген тикшерә, дифференциаль тигезләмәләр өчен функциональ фәзалар классын ача, функцияләрне банах фәзаларындагы гиперөслекләрдән төгәл дәвам иттерү операторын исәпләп чыгара. Рәшәткәсыман кубатур формулаларны ирекле формаларның өлкәләре буенча интеграллау алгоритмын төзи.

Хезмәтләре

Лекции по теории приближённого интегрирования. Уфа, 1973.

Теоремы о следах и продолжениях // Докл. РАН. 2002. Т. 382, № 6.

Теоремы вложения и многомерные сплайны // Докл. РАН. 2007. Т. 413, № 2.

To the Lp theory of Sobolev formulas // Sibirian Advances in Mathematics. 1999. V. 9, № 1.