Биографиясе

1948 елның 20 ноябре, Казан – 2003 елның 16 июле, шунда ук.

Казан университетын тәмамлаганнан соң (1971 ел), шунда ук эшли, 1997 елдан гомуми геология һәм гидрогеология кафедрасы мөдире.

Флора һәм фауна буенча (шул исәптән конодонт һәм аммонит) Идел-Урал өлкәсенең югары Пермь схемасын төзүчеләрнең берсе.

Россия ведомствоара стратиграфика комитетының бюро әгъзасы (1997 елдан), стратиграфия подкомиссиясе әгъзасы (1997 елдан) һәм палеозой флорасы буенча Халыкара геологик конгрессның подкомиссия әгъзасы (1997 елдан).

Хезмәтләре

Флора казанского яруса Прикамья. Казань, 1986;

Комплексная характеристика верхнепермских стратотипов Волго-Уральского бассейна. Казань, 1991;

Новые виды папоротников из казанских отложений Прикамья // Палеонтологический журн. 1996. № 4.