Тарихы

Авыл 1735 елдан татар авылы буларак, Кәҗә исеме белән мәгълүм. 1780 елларда авыл янындагы җирләр рус дворяннары Матвей һәм Никита Можаровлар тарафыннан сатып алына һәм анда рус крәстияннәре күчерелә. Элекке исеме Козино итеп үзгәртелә, рәсми чыганакларда 1917 елга кадәр Матвеевка, Троицкое исемнәре белән беррәттән кулланыла.

1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә (XIX йөзнең беренче яртысында Петрова, Высочина милкендә була). Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук умартачылык һәм олаучылык кәсепчелеге тарала.

1773–1775 еллардагы Крәстияннәр сугышы вакытында авыл халкы Е.И.Пугачев ягында актив көрәшә.

XIX йөздә авыл аша Бирск – Мамадыш коммерция тракты, Минзәлә – Бирск почта тракты, этаплап күчерү юлы уза, почта станциясе урнаша.

1870 елгы мәгълүматлар буенча, анда су тегермәне, 2 кирпеч заводы, 1885 елда 3 крахмал һәм 2 патока заводы була.

XX йөз башында авылда волость идарәсе урнаша, Троица чиркәве (1804 елда төзелә), чиркәү-приход мәктәбе (1885 елга кадәр ачыла), земство китапханәсе (1912 елдан), 2 мәчет, 2 су тегермәне, тимерче алачыгы, 2 икмәк саклау кибете, аракы кибете, 6 кибете була.

Авыл җәмәгатенең имана җире 2443 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Матвеевка волостен үзәге. 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Минзәлә, 1944 елның 19 февраленнән – Матвеевка, 1954 елның 19 ноябреннән Минзәлә районында.

Хәзер Иске матвеевка авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда “Кызыл Ык” колхозы оештырыла. 1944 елда “Кызыл Ык” һәм “Авангард” колхозларына бүленә. 1950 елда кабат “Дружные ребята” (үзәк утары – Петровка авылы) колхозына берләштерелә, 1961 елда “Гигант” колхозы составына керә. 1987 елда Иске Матвеевка һәм Петровка аылларында Гордов исемендәге колхоз оештырыла. 2006 елдан “Минзәлә таңнары” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында.

Халкы крәстиян-фермер хуҗалыкларында, “Минзәлә таңнары” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә эшли, кырчылык, ит терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1974 елда урта мәктәп ачыла, 2016 елда тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә.

Авылда күп функцияле үзәк (2013 елдан, анда мәдәният йорты, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты) эшли, балалар бакчасы (1974 елдан), балалар һәм яшүсмерләр өчен “Тургай” социаль приюты (2013 елдан) бар.

Авыл тирәсендә археология истәлеге табыла: I һәм II Иске Матвеевка туктаулыклары (элекке бронза дәвере).

Күренекле кешеләре

В.Н.Гордов (1896–1951) – генерал-полковник, Советлар Союзы Герое, Минзәлә шәһәренең бер урамы аның исеме белән атала;

М.Н.Моряков (1922–1997) – Халык депутатларының Лениногорск шәһәр Советы башкарма комитеты рәисе (1970–1982 елларда), Лениногорск шәһәренең мактаулы гражданы, “Кызыл Йолдыз”, “Кызыл Байрак”, “Хезмәт Кызыл Байрагы” орденнары кавалеры;

Р.З.Фәхретдинов (1949 елда туган) – рәссам монументалист, ТР Дәүләт гербы авторларының берсе.

Авылда язучы һәм драматург Р.Х.Суфиевның (псевдонимы Р.Х.Солнцев) (1939–2007) балачак һәм яшүсмер еллары уза.

Халык саны

1795 елда – 57,
1811 елда – 86,
1816 елда – 242 ир-ат;
1858 елда – 586,
1870 елда – 995,
1897 елда – 1085,
1906 елда – 1175,
1913 елда – 1290,
1920 елда – 1465,
1926 елда – 1279,
1938 елда – 1311,
1949 елда – 1249,
1959 елда – 676,
1970 елда – 657,
1979 елда – 498,
1989 елда – 353,
2002 елда – 374,
2010 елда – 374,
2017 елда – 338 кеше (татарлар – 66%, руслар – 34%).