Тарихы

1731 елга кадәр нигезләнә. XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы асабалар катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында мәчет, мәктәп һәм су тегермәне эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 2198,5 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Нөркәй волостена керә.

1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1921 елдан – Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Мөслим, 1935 елның 10 февраленнән – Ворошилов, 1957 елның 29 ноябреннән – Яңа Юл, 1959 елның 12 октябреннән – Сарман районында.

Хәзер – Шәрләрәмә авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда «Уныш» колхозы оештырыла. 1950 елда – берләштерелгән Сталин исем. колхозга (үзәк утары – Шәрләрәмә авылы), 1957 елда «Нөркәй» совхозына кушыла (үзәк утары – Зур Нөркәй авылы).

1995–1996 елларда авылда – «Таң», 1997 елдан – предприятие «Нөркәй» күмәк предприятиеләре, 2002 елдан – «Нуркеевский» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2005 елдан «Нөркәй» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли. Хәзерге вакытта авылда крестьян-фермер хуҗалыгы бар.

Халкы башлыча кырчылык һәм сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

2016 елга кадәр – башлангыч мәктәп, 20022019 елларда балалар бакчасы эшли.

Авылда мәдәният йорты (1988 елда яңа бина төзелә), китапханә (2011 елдан, мәдәният йорты бинасында), фельдшер-акушерлык пункты, «Ихлас» мәчете (2003 елдан).

Мәдәният йорты каршында «Әйләнә, сәхнә, әйләнә» театр, «Йөзек» һәм «Колокольчик» фольклор, «Умырзая» вокаль, балаларның «Чулпан» хореография (2012 елдан), «Ромашка» вокаль (2016 елдан) коллективлары эшли.

Авылдан төньяк-көнбатыштарак «Сөлек урманы» табигать саклаулыгы урнашкан (1994 елда рәсмиләштерелә).

Күренекле кешеләре

К.Ш.Минзәләви (1864 – 1920 еллардан соң) – шагыйрь, педагог;

Р.Г.Ризатдинов (1929–2009) – генерал-лейтенант, Кызыл Йолдыз, 3 нче дәрәҗә «СССР Кораллы Көчлрендә Ватанга хезмәт иткән өчен» орденнары кавалеры, Беларусь Республикасының мактаулы гражданы.

Халык саны

1816 елда – 87 ир-ат;
1834 елда – 265,
1859 елда – 255,
1870 елда – 640,
1897 елда – 574,
1920 елда – 780,
1926 елда – 405,
1938 елда – 610,
1949 елда – 421,
1958 елда – 303,
1970 елда – 426,
1979 елда – 391,
1989 елда – 206,
2002 елда – 226,
2010 елда – 221,
2021 елда – 150 кеше (татарлар).