Бөек рус математигының эшчәнлеге Казан университеты белән бәйле булганга, һәйкәл аның шәхесен һәм хезмәтләрен мәңгеләштерү уңаеннан Кремль һәм Лобачевский урамнары кисешкән бакчада куела.

XIX йөздән сакланып калган бердәнбер һәйкәл, университет корылмаларының архитектура-сәнгать ансамбленә керә. Галимнең тууына 100 яшь тулу уңаеннан, аны кую карары 1893 елда кабул ителә. Шәһәр башлыгы С.В.Дьяченко һәйкәл кую идеясе белән чыга. Үзе үк шәһәр кеременнән 952 сум 71 тиен акча бүләк итә, бу театрның ике спектакленнән кергән акча була. Казан губерна земствосы 500 сум бүлеп бирә, студентлардан 105 сум акча җыела. Һәйкәл авторлары — скульпторлар М.Л. Диллон һәм архитектор Игнатьев.

1896 елның 1 сентябрендә, университет чиркәвендә литургия һәм панихида үткәрелгәннән соң, һәйкәлне ачу тантанасы була. Җыелучылар арасында университет советы әгъзалары, Казан физика-математика җәмгыяте, бюстны ясатучы комиссия әгъзалары һәм хөрмәтле кунаклар була. Нотык белән С.В.Дьяченко, Казан университеты математика профессоры Ф.М.Суворов, физика-математика җәмгыяте рәисе профессор А.В.Васильев, Түбән Новгород физика һәм астрономияне яратучылар түгәрәге рәисе С.В.Щербаков чыгыш ясыйлар.

Бюст XIX йөзнең 2 яртысы психологик скульптура традицияләрендә эшләнә. М.Л.Диллон ясалмалылыктан һәм тышкы купшылыктан качарга тырышкан. Башының җиңелчә иелүе, галимнең үз уйларына бирелүе, тирән җыерчыклар белән ергаланган маңгай, кысылган иреннәре — болар барысы да уй-фикерләрнең тупланган чагын һәм фикер активлыгын күрсәтә. Галим гүя тирә-як мохиттан аерылган һәм тулаемы белән фәнни идеяләр дөньясына кереп чумган кебек. Аның психологик халәте аша дәртлелеге, ирек сөючәнлеге һәм көчле темпераменты чагыла. Скульптор үзенең төп идеясенә яраштырып пластик чараларны уңышлы сайлый. Скульптура портреты тәэсир итү көче һәм форманың җентекле эшләнүе белән аерылып тора.

Бюст турыпочмаклы, кубсыман нигездә торучы, шомартылган кара граниттан ясалган колонна сыман постаментка куелган. Постаментта: «Математик Николай Иванович Лобачевский. 12.2.1856 ел. 63 яшендә вафат» дигән язма бар. Постамент бронза детальләр белән бизәлгән: геометрия эмблемасы — өчпочмак, җәзбә һәм дәфнә агачы ботагы (1930 елның башларында юкка чыга һәм ярты гасырдан соң яңадан торгызыла).

Автор — А.И.Новицкий