20 гә якын төре билгеле, Евразиянең, Төньяк Африканың уртача поясында очрыйлар.

Татарстан территориясендә 4 төре билгеле. Күпьеллык яки инглиз райграс (L. perеnne) барлык районнарда очрый. Җитен күлчәсе (L. remotum), күп чәчәкле (L. multiflorum) — сирәк, тиле бодай (L. temulentum) — юкка чыга баручы төрләр. Чәчүлекләрдә, болыннарда, чүплек тирәләрендә үсәләр.

20–80 см биеклектәге бер- һәм күпьеллык үсемлекләр. Тамыр системасы чук. Сабагы туры, күп, нәзек. Яфраклары тар кыяк. Чәчәк төркеме — ике рәтле башак. Башчалары күп чәчәкле, ян-яктан кысылган, башак үзәгенең чыгынтысында берәрләп утыралар. Җимеше — бөртекчә. Май–августта чәчәк аталар. Җимешләре июль–августта өлгерә. Орлыктан үрчиләр.

Күпьеллык күлчә, азык үсемлеге буларак, культурага кертелгән, газоннар ясау, туфракны ныгыту өчен кулланыла.