- РУС
- ТАТ
Татарстанның Чистай районындагы авыл. Чишмә елгасы тамагы янында, Чистай шәһәреннән 39 км көнчыгыштарак урнашкан
XVIII–XIX йөзләр чигендә Зөя өязенең Петрекеево, Кургузы, Киремень, Новосёлки авылларыннан чыгучылар тарафыннан нигезләнә.
1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.
Иске Чишмә бистәсенең Богоявление чиркәве приходына карый.
XX йөз башында җил тегермәне, 2 бакалея кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1550 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Иске Чишмә волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Чистай кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Ширәмәт, 1963 елның 1 февраленнән – Чистай районында.
Хәзер Олы Талкыш авыл җирлеге составында.
1929 елда «Красноярец» колхозы оештырыла (беренче рәисе – Д.Г.Емелин). 1950 елдан авыл – эреләндерелгән «Большевик» колхозының (аңа Каратаевка авылы да керә) үзәк утары. 1960 елдан авылда – шул ук хуҗалык (үзәк утары – Олы Талкыш авылы), 1990 елдан – бүленеп чыккан «Красный Яр» колхозы, 1994–2006 елларда – шул ук исемдәге авыл хуҗалыгы күмәк предприятиесе, хәзерге вакытта «Кармалы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.
Халкы башлыча үсемлекчелек һәм сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.
Авылда тулы булмаган урта мәктәп (1959 елдан, 1997 елдан – яңа бинада; 1989 елда мәктәп каршында В.Ф.Ерошина җитәкчелегендә «Авылым» музее оештырыла), «Золотая рыбка» балалар бакчасы (1997 елдан – мәктәп бинасында), клуб (1965 елдан), фельдшер-акушерлык пункты (2020 елдан) бар.
1859 елда – 1035,
1897 елда – 1089,
1908 елда – 1141,
1920 елда – 1276,
1926 елда – 1126,
1938 елда – 1282,
1949 елда – 838,
1958 елда – 726,
1970 елда – 545,
1979 елда – 387,
1989 елда – 315,
2002 елда – 289,
2010 елда – 251,
2021 елда – 230 кеше (руслар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.