Биографиясе

1744 ел, Новгород губернасы — 1809 ел, шул ук губернаның Тихвин шәһәре.

Дворяннар нәселеннән.

1756 елдан хәрби хезмәттә. 1773–1774 елларда Пугачёв кузгалышы нәтиҗәләрен тикшерү буенча Казан һәм Оренбург яшерен комиссияләре әгъзасы. Император Екатерина II гә җибәргән хәбәрләрендә халыкның массакүләм рәвештә азатлык хәрәкәтенә күтәрелүенә сәбәп булган администрация, алпавытлар һәм завод хуҗалары башбаштаклыгын гаепләп чыга. 1774 елда Е.И.Пугачёвның үз көрәштәшләре тарафыннан тотып бирелүенә ирешә һәм баш фетнәчедән иң беренче булып сорау ала (Маврин беркетмәләре 1858 елда басылып чыга, соңрак әһәмиятле тарихи чыганак булып хезмәт итә). «Пугачёв фетнәсе алдыннан Җаектагы чуалышлар» («Волнения на Яике перед пугачёвским бунтом», СПб., 1872) язмасында казакларның 18 йөз уртасында хөкүмәткә каршы чыгышлары турында җентекләп сөйли һәм әлеге вакыйгаларга объектив бәя бирә. 1776–1786 елларда Санкт-Петербург икмәк кибетләре башлыгы. Шул ук вакытта Санкт-Петербург вице-губернаторы (1782–1783), коры җир гаскәрләрендә генерал-провиантмейстер (1783–1790). 1791–1797 елларда (бүленеп) Сенат департаментында хезмәт итә.

1795 елда Вятка, 1796 елда, бер үк вакытта, Казан генерал-губернаторы. Губерна идарә органнарына ревизия үткәргәндә, Маврин хакимият органнарында эшләүчеләрнең үз урыннарыннан явызларча файдалану очракларын ачыклый. Ревизия нәтиҗәсендә җирле чиновниклар урыннарыннан алынып, эшләре судка тапшырыла.

Казан постаучылары чуалышлары вакытында Маврин ташламаларга бара, постау мануфактураларында эшләүчеләр хезмәт хакларын арттыруга ирешәләр һәм җан башыннан түләнә торган салымнан азат ителәләр.

Маврин Г.Р.Державин белән хат алыша.

Әдәбият

Долгов Е.Б. Казанские губернаторы — главы и хозяева «врученной на смотрение губернии» // Проблемы истории государственного управления: Государственный аппарат и реформы в России. СПб., 2003.                            

Автор — Е.Б.Долгов