Кичү елгасының уң кушылдыгы.

Озынлыгы 13,6 км. Бассейнының мәйданы 58,3 км2. Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгыннан, Әлмәт районында ага. Елга башы «Уратма дачасы» урман массивында, тамагы Аргы Ямаш авылының төньяк-көнбатыш чигендә. Елга башының абсолют биеклеге 205 м, тамагыныкы – 74 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 65%.

Ямашның 1,4 тән 4,1 км га кадәр озынлыктагы 3 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,37 км/км2. Туенуы катнаш, яртысыннан артыгы кар сулары исәбенә туры килә. Җир асты сулары белән туену модуле 3-5 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 116 мм, ташу вакытында су агымы катламы 68 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахырында башлана. Елга ноябрь башында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,096 м3/с.

Язын суы каты (6-9 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (9-12 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 200-300 мг/л, кышын һәм җәен 500-700 мг/л.