Биографиясе

1933 елның 25 маенда Әлмәт районы Яңа Нәдер авылында туган.

Казан кооперация техникумын тәмамлый (1969). 1960–1965 елларда авыл кулланучылар җәмгыяте рәисе, 1965–1970 елларда Әлмәт районында партия эшендә. 1970–2003 елларда «Ярыш» колхозы рәисе (1996 елдан – авыл кооператив хуҗалыгы).

Әхиәмов җитәкләгән елларда хуҗалыкта зур терлекчелек комплексы булдырыла, барлык җитештерү тармакларында матди-техник база ныгытыла, авыл хуҗалыгы культураларыннан югары уңыш үстерелә, 1 савым сыердан 4800 кг нан артык сөт алына. Социаль-көнкүреш һәм мәдәният объектлары, хуҗалыкта эшләүчеләргә уңайлы һәм газ кертелгән сиксәннән артык фатир төзелә.

1980–1985 елларда ТАССР Югары Советы депутаты.

Бүләкләре

Ленин, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары, ике «Почет билгесе» ордены, медальләр белән бүләкләнә.