Тарихы

XVIII йөзнең беренче яртысында нигезләнә. Революциягә кадәрге чыганакларда Келәтле исеме белән дә мәгълүм.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

ХХ йөз башында авылда кәшәнә, чиркәү-приход мәктәбе (1898 елдан, Байчуга авылыннан күчерелә, укытучы – М.А.Илларионов), 3 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1375,8 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Алат волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Дөбъяз, 1963 елның 1 февраленнән – Яшел Үзән, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Биектау районында.

Хәзер Каенлык авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Смена” һәм “Күмәк көч” колхозлары оештырыла. 1950 елдан – “Красная Заря” колхозы (колхоз идарәсе Шуман авылында урнаша). 1969 елдан – “Красная Заря” совхозы, 1995 елдан – “Красная Заря” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли.

Халкы кырчылык һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Халык саны

1859 елда – 391,
1897 елда – 424,
1908 елда – 531,
1920 елда – 477,
1926 елда – 518,
1938 елда – 517,
1949 елда – 214,
1958 елда – 187,
1970 елда – 98,
1979 елда – 41,
1989 елда – 11,
2002 елда – 7,
2010 елда – 2,
2017 елда – 3 кеше (руслар).