Тарихы

1674 елдан мәгълүм.

Бер версия буенча – авыл Идел буе Болгар дәүләте чорында, икенче версия буенча – Казан ханлыгы чорында нигезләнә, өченче версия буенча – хәзерге авыл территориясе җирләре XVII йөз ахыры – XVIII йөз башында йомышлы татарларга бүлеп бирелә.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт һәм удел крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

1774 елда Е.Пугачёв отрядлары авылда туктый. Крәстияннәр баш күтәрүчеләргә булыша, аларны азык-төлек, фураж белән тәэмин итә.

XIX йөздә һәм 1 нче рус революциясе чорында анда берничә тапкыр җир мәсьәләсе буенча крәстияннәр кузгалышлары булып уза. 1905–1906 елларда алпавыт Мотовиловка каршы Чынлы крәстияннәре кузгалышы җитәкчеләренең берсе – Кече Чынлы авылы кешесе А.Б.Бикбулатов була. Ул патшага үтенеч белән Дәүләт Думасына бара. Кузгалышларда 4 меңнән артык крәстиян катнаша (шул исәптән күрше авыллардан). Крәстияннәрне тынычландыру өчен авылга Сембер губернаторы Л.В.Яшвиль килә. 1906 елның 6 апрелендә каршылыклар барышында казаклар кырда җыелган крәстияннәргә аталар, 200 дән артык кеше үлә һәм яралана. Яңа кузгалышларны булдырмас өчен хакимият озак вакытлар авылны хәрби контрольдә тотарга мәҗбүр була.

XX йөз башында авылда 8 мәчет, 3 мәдрәсә, поташ заводы эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 7296,2 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Сембер губернасының Буа өязе Яңа Кәкерле волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Чүпрәле, 1935 елның 10 февраленнән – Будённый, 1957 елның 29 ноябреннән – Чынлы, 1959 елның 12 декабреннән – Чүпрәле, 1963 елның 1 февраленнән – Буа, 1966 елның 30 декабреннән Чүпрәле районында.

Хәзер Кече Чынлы авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда “Марс” һәм “Гигант” колхозлары оештырыла, 1944 елда кечерәйтү нәтиҗәсендә алардан Нариман исемендәге һәм М.Горький исемендәге колхозлар аерылып чыга, 1950 елда алар барысы да “Гигант” колхозына (Кече Чынлы авылы) берләштерелә.

1959 елда “Чынлы” колхозы итеп үзгәртелә. 1994 елда – “Чынлы” күмәк предприятиесе, 2004елда – “Чынлы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте. Хуҗалык районда һәм республикада иң зурлардан һәм әйдәп баручылардан санала.

1989 елдан анда Б.А.Гафуров җитәкчелек итә. Аның җитәкчелегендә республикада иң нык һәм икътисади тотрыклы хуҗалыкка әверелә. Хуҗалык көче белән авылның барлык объектларына газ кертелә, урамнарга асфаль салына, суүткәргеч уздырыла, социаль-көнкүреш объектлары төзелә, балалар бакчасы һәм мәдәният йортына ремонт ясала.

Халкы күбесенчә “Чынлы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә эшли, ит-сөт терлекчелеге, дуңгыз асрау, кырчылык белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1925 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла (1927 елда К.Е.Ворошилов исемендәге беренче пионерлар отряды оештырыла), 1931 елда – тулы булмаган урта, 1972 елда урта мәктәп итеп үзгәртелә.

2014 елда мәктәп Зәки Нури исемендәге район бүләге лауреаты була, 2016 елда аңа Дан орденының тулы кавалеры З.М.Арусланов исеме бирелә.

2003 елда мәктәп каршында “Туган як” төбәк тарихын өйрәнү музее ачыла (оештыручысы – Г.М.Ибраһимова; экспозиция авыл һәм мәктәп тарихына багышлана, 1000 нән артык саклау берәмлеге бар). 2017 елның сентябреннән башлангыч сыйныфлар өчен “Мәктәп авазы” газетасы чыгарыла.

Авылда балалар бакчасы (1929 елдан ясле төркемнәре эшли, 1986 елдан балалар бакчасы колхоз идарәсенең иске бинасында, 2013 елдан урта мәктәп бинасында), мәдәният йорты (1976 елдан), китапханә (1923 елдан, 1936 елдан мәчет бинасында, 1977 елдан мәдәният йорты бинасында), фельдшер-акушерлык пункты (1969 елдан), “Чынлы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте кунакханәсе (2000 елдан), пекарня (1983 елдан), ике мәчет (1990, 2004 еллардан) бар.

Мәдәният йорты каршында “Гөлҗамал” фольклор коллективы, (1982 елдан, оештыручысы һәм җитәкчесе – Т.Р.Ибраһимова) эшли.

Авылда төзекләндерелгән чишмә бар.

Күренекле кешеләре

Ә.Х.Алиева (1952 елда туган) – тел белгече-текстолог, филология фәннәре кандидаты, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре;

А.М.Алимов (1946 елда туган) – микробиолог, эпизоотолог, ветеринария фәннәре докторы, профессор, ТРның атказанган фән эшлеклесе;

З.М.Арусланов (1923–1999) – Бөек Ватан сугышында катнаша, старшина, Дан орденының тулы кавалеры;

Р.Р.Җамалетдинов (1969 елда туган) – тел белгече, педагогика фәннәре кандидаты, филология фәннәре докторы, профессор, Россия табигать фәннәре академиясе мөхбир-әгъзасы;

К.С.Миңлебаев (1929–2005) – тәрҗемәче, язучы, РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре, ТАССРның Язучылар берлеге әгъзасы;

Ф.З.Мирсаева (1953 елда туган) – медицина фәннәре докторы, профессор, РФ һәм Башкортстан Республикасының атказанган табибы, СССР сәламәтлек саклау отличнигы;

Р.А.Таҗетдинов (1938 елда туган) – драма актеры, ТАССР һәм РСФСРның халык артисты, ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге, СССРның Дәүләт бүләге лауреаты, РФнең “Алтын битлек” театр бүләге лауреаты;

Җ.А.Хөсәенов (1948 елда туган) – педагог, педагогика фәннәре докторы, профессор, РФ халык мәгарифе отличнигы;

И.З.Хөсәенов (1948 елда туган) – полковник, РФнең атказанган хәрби белгече, сугышчы-интернационалист, 3 нче дәрәҗә Дан ордены, “Почёт билгесе”, Батырлык орденнары кавалеры;

М.З.Хөснетдинов (1937–2017) – педагог, математик, доцент, ТРның атказанган мәктәп укытучысы, РСФСРның халык мәгарифе отличнигы, СССРның мәгариф отличнигы, РФнең югары профессиональ белем бирү мактаулы хезмәткәре.

Халык саны

1859 елда – 2485,
1897 елда – 3495,
1913 елда – 4701,
1920 елда – 5303,
1926 елда – 4214,
1938 елда – 3438,
1949 елда – 2888,
1958 елда – 2927,
1989 елда – 2091,
2002 елда – 1835,
2010 елда – 1641,
2018 елда – 1354 (татарлар).