Эчтәлек

ХХ йөз башы типик рус утары

График реконструкция

Казан төбәгендә рус халык архитектурасы XVI йөз уртасыннан киң тарала. Рус авылларында П-рәвешле утарлар төзелә (йорт һәм хуҗалык каралтылары ишегалды периметрына «П» хәрефе ясап урнашалар), ишегалды урам ягыннан капка-коймалар белән корып алына.

Йортларның күпчелеге агач буралардан төзелә, биек итеп эшләнгән аскы катлар хуҗалык ихтыяҗлары өчен файдаланыла, йорт, ак келәткә һәм кунак өенә бүленә, ярлы крәстиян йортларының аскы каты һәм кунак өе булмый.

Шулай ук алты почмаклы йортлар да салына. Аларда йорт белән кунак өе янәшә урнаша, ә ак келәтләрне өй каршына төзиләр.

ХХ йөз башы рус авылы

График реконструкция

XVIII йөз ахырыннан XIX йөзгә кадәр, Казан губернасының кайбер районнарында шактый соңрак та, бүрәнә фронтонлы йортлар һәм хуҗалык каралтылары очрый. Йорт түбәләре, хуҗаларның хәленә карап, салам, камыш, дранча, сирәк кенә табаклы калай белән ябыла.

Шәһәр архитектурасы йогынтысында халык архитектурасында такта фронтоннар һәм кәрнизләр барлыкка килә. Фронтоннар тимпанында йөзлекләре сырлап ясалган чарлак тәрәзәләре урнаша.

Макаровка авылында торак йорт

Биектау районы

XVIII йөз ахырында – XIX йөзнең 1 нче яртысында Идел, Кама, Вятка елгалары буенда урнашкан авылларда өйләрнең түбә кәрнизләрендәге тәрәзә йөзлекләре, фронтон терәкләре, капка баганалары һәм канатлары еш кына үсемлексыман уеп ясалган барельефлы бизәкләр төшереп ясала.

XIX йөзнең 2 нче яртысында – XX йөз башында рус осталары торак йортларны бизәгәндә такта тышлыклар, ябыштыру һәм кисү алымнары белән әзерләнгән декоратив элементлар куллана башлыйлар.

Казан губернасының башка төбәкләрендә шулай ук йортка терәп салынган өсте ябулы хуҗалык каралтылары булган «кушма» типтагы утарлар төзелә. Кайвакыт каралты түбәсенең бер өлешен алынмалы итеп эшлиләр, һәм ул елның җылы вакытларында ачык тора.

Рус авыллары йортларның кызыл сызыкка урнашуы белән аерылып тора; йорт ишеге урам яктан керешле итеп төзелә. Кирпеч кибетләр өйнең беренче катына урнаша яки ишегалдына аерым корыла һәм аңа урамнан кереп йөрелә.

Олы Ходяш авылы урамы

Яшел Үзән районы

Рус авылларында халык осталары агач чиркәүләр һәм кәшәнәләр дә төзиләр. Чиркәү квадрат бурадан өелә, ике кыеклы түбәгә барабанлы гөмбәз урнаштырыла. Чиркәү биналары еш кына «дүртлек өстенә утыртылган дүртлек», «дүртлек өстенә утыртылган сигезлек» тибында салына.

Савиново поселогында кое өсте кәшәнәсе

Казанның Яңа Савин районы

Көнчыгыштан көнбатыш уңаена сузып төзелгән, бер үзәк буйлап храм үзе, аш бүлмәсе һәм чаң манарасы тезелгән «кораб» тибындагы чиркәү төре XIX йөздә – XX йөз башында киң таралган була.

Чаң манаралары берсе өстенә берсе кечерәя баручы ярус ясап утыртылган «дүртлек» һәм «сигезлек»ләрдән өелә һәм гөмбәзле чатыр түбә белән ябыла.

Кыркүл авылында Троица чиркәве. 2004 ел

Алексеев районы

Совет хакимияте чорында Рус халык архитектурасы үзгәрешләр кичерә. Утарлар, байлар һәм таза тормышлылар, шулай ук ярлы катлау вәкилләре яшәгән йорт типлары юкка чыга. Ишегаллары ачык һәм ябык итеп корылган П-рәвешендәге традицион утарлар һәм хуҗалык корылмалары күп булмаган «кушма» утарлар сакланып кала һәм көнкүрештә әле дә булса киң кулланыла.

Шулай ук кара: Руслар.

Әдәбият

Бусыгин Е.П. Русское сельское население Среднего Поволжья. Казань, 1966.

Бусыгин Е.П. Материальная культура русского населения Среднего Поволжья. Казань, 1986.

Автор – Х.Г. Надыйрова