Гомуми мәгълүмат

Россия Федерациясенең Ерак Көнчыгышында, Евразия кыйтгасының көнчыгыш ярлары буенда, Ерак Көнчыгыш федераль округы составында урнашкан.

1932 елда оештырыла (1932–1938 елларда Ерак Көнчыгыш крае, 1938–1947 елларда Хабаровск крае составында). Үзәге – Южно-Сахалинск шәһәре (Мәскәү шәһәреннән 6644 км көнчыгыштарак урнашкан).

Халкы – 487293 кеше (2016 ел). Татарлар саны 2010 елда – 4880 кеше (1989 елда – 10 меңләп кеше). Алар, башлыча, Южно-Сахалинск (2010 елда – 1232 кеше), Оха (850), Холмск (225), Поронайск (144), Анива (121) шәһәрләрендә; Долинск (450), Корсаков (268), Ноглики (205), Курил (204), Углегорск (168), Невельск (163), Көньяк Курил (158), Тымовский (136) һәм Макаров (102) районнарында яшиләр.

Татар җәмгыяте

1869–1906 елларда Сахалин утравы Россиядә иң зур сөрген-каторга колониясе санала, утрауга каторгага җибәрелгәннәр арасында Идел‑Урал татарлары да була. 1897 елда монда татар телен туган тел дип санаган 1523 кеше һәм төрки‑татар телне туган тел дип санаган 239 кеше исәпләнә. Александровск-Сахалинский шәһәрендә бу чорда ике мәчет эшли. Төрмә срогы тәмамланганнан соң, сөргендәгеләрнең бер өлеше утрауда даими яшәргә кала.

Татарлар утрауга 1930 елларда, утрауны сәнәгый яктан үзләштерү белән бәйле рәвештә актив күченәләр, аеруча аның төньяк районнарына Россиянең үзәк төбәкләреннән татарлар эшкә җибәрелә. Монда алар нефть һәм күмер чыганакларында эшлиләр. Күп татарлар Оха шәһәрендә, Дамир поселогында яши (1934 елга кадәр монда татар мәктәбе эшли).

Сугыштан соңгы елларда утрауга күченүнең чираттагы дулкыны уза. 1946 елда Татарстан Республикасының Биектау районыннан күченгән татарлар элекке япон авылы урынында Советское авылына нигез салалар (монда утрауда бердәнбер татар зираты урнашкан), 1949 елда элеккеге нивхлар авылы урынында Ныш авылына нигез салына.

Хәзерге вакытта өлкәдә: Сахалин өлкәсе татарларының төбәк милли‑мәдәни автономиясе (җитәкчесе – З.З.Вәлитова), «Туган тел» татар мәгърифәт‑мәдәни үзәге (2006 елдан, җитәкчесе – З.З.Вәлитова), якшәмбе мәктәбе, «Дуслык» милли ансамбле (2006 елдан) эшли (барлыгы өлкәдә сигез татар иҗтимагый үзәге теркәлгән). 2007 елдан Южно‑Сахалинскта Сабан туе үткәрелә.

Күренекле кешеләре

Сахалин өлкәсендә техник фәннәр докторы Ю.Н.Хәкимуллин (Южно-Сахалинск шәһәре) туган.

Вәисиләр хәрәкәте җитәкчеләренең берсе Гайнан Вәисов, Советлар Союзы Герое М.Р.Хәсәншин, язучы Ә.М.Маликов һәм журналист С.С.Бәхтияровның тормышы һәм эшчәнлеге Сахалин өлкәсе белән бәйле.

Өлкәнең мактаулы гражданы – 1995–2003 елларда дәүләт эшлеклесе, Сахалин өлкәсе губернаторы И.П.Фәрхетдинов.