Бәйрәм киеме. 2000 ел

Ефәк, бәрхет, синтетик тукыма, алтын һәм ефәк җеп. Тегү, чигү. «Карина» ательесы (Чаллы шәһәре)

Рус халык сәнгате Урта Иделдә XVI йөзнең 2 нче яртысыннан, Казан ханлыгы территориясе Рус дәүләтенә кушылганнан соң барлыкка килә башлый. Биредә Россиянең төрле төбәкләреннән кузгалган халык төпләнеп кала, шуңа күрә рус халык сәнгатендә этнотөбәк үзенчәлекләре ачык чагыла. Аерым төбәкләрдә өйдә җитештерү, һөнәрчелек, кәсепчелек формаларында халык сәнәгатенең аерым төрләре: чигү, тукучылык, агачка кисеп бизәк ясау, челтәр бәйләү, металлны нәфис эшкәртү киң үсеш ала (кара: Халык нәфис кәсепчелеге).

Сөлге. XIX йөз ахыры – XX йөз башы

Киндер. Җеп яки шнурны каймалап күпертмәле җөй чигү. Яшел Үзән районының Әйшә авылы

Чигү

Хатын-кызларның өй шөгыльләре арасында чигү, кәләшләргә бирнә әзерләүгә бәйле буларак, һәр җирдә таралыш ала (кияүгә чыкканнан соң, хатын-кызлар чигү белән сирәк шөгыльләнгән); шулай ук йорт интерьеры һәм йола әйберләре, традицион өс киемнәре чигеп бизәлә.

Чигү техникасының исәпләүле (киндер тукымадагы җепләр санына карап) һәм исәпләүсез (алдан билгеләнгән рәсем буенча) алымнары аеруча киң кулланыла.

Төрле төбәкләрдә тукымага, җепләр санын санап, әвернәсыман чигү алымы тарала (хатын-кыз күлмәкләре һәм алъяпкычлары, сөлге бизәкләрендә). XX йөз башында аны җиңелрәк техника – канвада чигү алмаштыра. Исәпләүле шома чигү алымы (тукыманың уң һәм сул якларындагы чигү әллә ни аерылмый) киң таралмый.

Рус халык сәнгатенә хас сирәкләндерелгән җепле (мережкаланган) тукымада чигү үрнәкләре (өслектәге өстәмә җеп яки шнурны каймалап ак җөй) Россиянең төньяк, төньяк-көнбатыш һәм югары Идел өлкәләреннән килеп урнашкан Төньяк-Көнбатыш Идел алды, Көнбатыш Кама алды авылларында, Татарстанның Казан яны районнарында очрый.

Каймалап чигүдән башка аркау җепләре суырып алынган материалда чигү (мережкалау) үрнәкләре дә популяр була. Алар, башлыча, хатын-кыз киемнәрен, сөлге башларын бизәү өчен кулланыла.

Исәпләүсез техника белән чигү алымнарына тамбурлап (элмәкләп) һәм шома чигү төрләре керә. Беренчесе киергедә тарттырылган тукымада элмәкләрдән торган чылбыр рәвешендә кечкенә ыргак яки энә ярдәмендә чигелә. Исәпләүсез шома чигү техникасы соңрак барлыкка килә (ул ирләр күлмәкләрен, пәрдә-кашагалар, эскәтерләр һ.б.ны чиккәндә кулланылган). Бизәк, гадәттә, бер яклап кына тукымага төшерелгән контур буенча чигелә.

Тормыш циклындагы йолаларның (бәби туе, чукындыру, туй, мәет күмү, искә алу йолалары) мәҗбүри атрибуты булып хезмәт иткән сөлге рус крәстияннәре чигүенең төп объекты булып тора. Алар шулай ук торак интерьерында да мөһим роль уйный. Сөлгене көзгегә ураганнар, икона киотын, фоторәсемнәрне каймалаганнар.

Күлмәк («җиңсәләр») һәм кыек ялгаулы (рус) сарафанны («баусыз» яки «баулы») берләштергән традицион костюмнар да чигеп бизәлгән.

Бәйрәм киемнәрендә бизәкләр, гадәттә, аның изү һәм муентык өлешендә, җиңнәрдә урнаштырыла. Гадирәк бизәкләр кайвакыт җиң белән төп буйлар тоташкан урынга кушып тегелә.

Чигү өчен кызыл җеп кулланыла (яки кара җеп белән аралаштырыла).

Хатын-кыз киемнәре комплексы алъяпкыч белән тулыландырыла. Аны комачка чигелгән бизәк, зияк, челтәр бизәп тора. Ирләр костюмында күлмәкнең җиң, итәк, яка читләре чигелә. Кайвакыт күкрәк турыпочмаклап чигелә.

XIX йөзнең 2 нче яртысында – XX йөз башында бизәкле (еш кына ак җеп белән каймалап чигелгән) эскәтерләр, пәрдә-кашагалар, мендәр тышлыклары киң кулланыла башлый; чигүле чаршаулар барлыкка килә.

Чигү, һөнәр төре буларак (җөйләп һәм шома чигү техникасында), монастырьларда заказга эшләүче чигүче монахинялар иҗатында үсеш ала (хатын-кызларның эчке киемнәрен, күлмәкләрне һ.б.ны чигеп бизәү); «ак» чигүчеләр укалап чигү белән дә шөгыльләнгәннәр.

Т.Анютина. Сувенир әйберләр. 2000 еллар

Тукыма, киҗе-мамык һәм йоннан эшләнгән җеп. Әвернәле чигү

Тукучылык

Чигү белән бергә, башлыча, Россиянең төньяк-көнбатыш өлкәләреннән Татарстанның Кама алды районнарына күчеп килүчеләр алып килгән чүпләмле тукучылык та камилләшә бара. Аның белән, челтәр, тасма, өстәмә комач ялгаулар кушып, сөлге башларын бизәгәннәр.

Туку һәм чигү бизәкләре килеп чыгышлары һәм барлыкка килү вакытлары төрле булган катлаулы элементлар комплексын (ромб мотивлары, үзәктә агач рәвешендәге хатын-кыз фигурасы һәм аңа төбәлгән кошлар яки атлардан торган сюжетлы композицияләр, үсемлек бизәкләре) тәшкил итәләр.

Сөлге. XIX йөз ахыры – XX йөз башы

Чүпләмле туку техникасы. Алабуга районының Лекарево авылы

Челтәр бәйләү

Рус халык сәнгате төре буларак, челтәр бәйләү шулай ук Идел буена Россиянең төньяк-көнбатыш өлкәләреннән күченүчеләр белән килә, әмма, чигү һәм тукучылыктан аермалы буларак, аерым төбәкләрдә үсеш ала (кара. Челтәр бәйләү).

Халык остасы А.Обрезкова. «Зилант». 2000 ел

Шөлдерләр белән челтәр бәйләү

Агачка уеп бизәк ясау

Кисеп ясалган бизәк үрнәге. 1980 еллар

Кәрниз. Кайбыч районының Олы Подберезье авылы

Рус халык сәнгатенең агачка уеп бизәк ясау төре популярлык казана. Ул аеруча өч кырлы уелмалы техникада, интерьер элементларында, йорт кирәк-яракларында, савыт-саба, эш коралларында еш очрый.

Орнаментта гади һәм өермәле түгәрәкләр, яфраксыман бизәк мотивлары өстенлек ала.

Борынгы заманнарда капка баганалары, өй кыеклары (торак фронтоны конструкциясе элементлары) шул рәвешле бизәлгән, түбә җепсәсенә стильләштерелгән ат башы яки кош сурәтләре беркетелгән дип фаразлана.

XIX йөзнең 1 нче яртысында, түбәнең бәпкәле конструкциягә күчүе һәм яңаклы тәрәзәләр барлыкка килү белән, крәстиян каралты-курасы хәзерге сыйфатларга ия була бара.

Өч кырлы уемлы бизәк техникасына барельефлы һәм йомык бизәк ясау төрләре алмашка килә (1860–1920 елларда үсеш ала): су кызлары, арысланнар, әкияти кошлар һ.б. сурәтләнгән композицияләрдә үсемлек сабаклары мотивлары файдаланыла.

XIX йөз ахырында – XX йөз башында архитектура декорында уеп бизәк ясауның яңа төре – пычкы белән кисеп ясалган яссы яки үтәли кисеп ясалган бизәк барлыкка килә. Ул рус йорты бизәлешендә хәзерге көнгә кадәр өстенлек итә. Анда геометрик формадагы, үсемлек һәм зооморф бизәкләр, фантастик аждаһалар, су кызлары, ике башлы кошлар, совет эмблемалары мотивлары һ.б. еш очрый.

Модельләштерелгән бизәкләр барельефлы уеп ясалган бизәктән пычкы белән кисеп ясалган яссы бизәккә күчеш формасы булып тора. Тышкы яктан ул барельефлы бизәкне хәтерләтә, әмма кисеп ясалган нигезе рельефлы эшкәртү юлы белән башкарыла (киң таралыш алуы 1920–1930 елларга туры килә).

XX йөз башында кыру станогында кырдырып эшләнгән бизәкләр барлыкка килә. Алар кыру эше алга киткән авылларда гына тарала. Кырдырылган кронштейннар белән кәрнизләрне, тәрәзә йөзлекләренең ян өлешләрен һ.б.ны бизиләр. Уеп ясалган декор тәрәзә йөзлекләренә, кәрнизгә, фасад яссылыгына урнаштырыла, фронтоннарны бизәүдә файдаланыла (кара: Рус халык архитектурасы), торак бизәү комплексында фасад һәм фронтонның фигуралы яки мозаик тышлыгы белән ярашлы рәвештә кулланыла, металлдан кисеп ясалган детальләр, буяулар белән тулыландырыла.

Табаклы калайдан кисеп эшләнгән металл бизәкләр (алар белән мич һәм яңгыр суы торбаларын бизәгәннәр) XX йөз башында кулланыла башлый.

Фигуралы йорт тышлыклары авыл архитектурасында XX йөзнең 1 нче яртысында барлыкка килә, ләкин ул 1960–1980 елларда гына киң таралыш ала. Тышлыкның формалары күптөрле: «шашка», «чыршы», «ромб» һ.б.

Гадәттә, фронтонның өске контуры буенча пар атлар, кошлар, аҗдаһа, җайдаклар, манаралар, йолдызлар һ.б. үрнәкләр рәвешендәге түбә кыегы композициясе урнаштырыла.

Капка бизәү хәзерге көннәргә кадәр популяр санала; капка канатларына кисеп ясалган челтәр «кояш»лар, күп яфраклы эре чәчәкләр һ.б. фигуралар беркетелә. Кайбер районнарда шулай ук болдыр өсте кыеклары һәм ишек өслекләре дә бизәлә.

Йорт бизәү елга буйларында, шәһәр яннарында, олы юл буендагы авылларда аеруча үсеш ала, ул крәстиян өйләре конструкцияләре һәм шулай ук матурлык турында карашлар үзгәрү процессында барлыкка килә.

Барельефлы (сукыр) уеп бизәк төшерү фрагментлары – «русалка» белән «русловик». XIX йөз ахыры

Кама Тамагы районының Красновидово авылы

Кәсепчелек үзәкләре

XIX йөздә – XX йөз башында халык нәфис кәсепчелегенең җирле үзәкләре:

  • Балык Бистәсе авылында зәргәрчелек һәм челтәр бәйләү (кара: Балык Бистәсе һөнәр-сәнгать остаханәсе);
  • Чабакса авылында тимерчелек (кара: Чабакса һөнәр-сәнгать остаханәсе);
  • Питрәч авылында чүлмәк ясау (кара: Питрәч чүлмәк ясау кәсепчелеге).

Хәзерге вакытта рус халык сәнгате традицияләре йортларга уеп бизәк төшерү, нәфис тукучылык (кара: Алексеев бизәкләп туку фабрикасы), чигү төрләрендә үсеш ала.

XX йөз башыннан хәзерге көннәргә кадәрге чорда осталар эшләгән әйберләрдә шактый дәрәҗәдә индивидуальләштерү төсмерләре һәм этник сыйфатларны югалту сизелә. Фәкать А.П. Обрезкова хезмәтләре чыгарма булып тора, ул Нырты челтәр бәйләү осталарының бәйләү һәм чигү техникасын кабаттан яңарта.

Башлыча рус халкы арасында иҗади мөмкинлекләрне тормышка ашыру ихтыяҗы югары дәрәҗәдә саклана, бу шулай ук шәһәрләрдә һәм авыл җирләрендә төрле күргәзмәләр оештырылып тору белән дә раслана.

Халык остасы Ф.Сучков. Кувшин

Үзле балчык. Бизәкләр. Питрәч районының Питрәч авылы

Әдәбият

Воробьёв Н.И., Бусыгин Е.П. Художественные промыслы Татарии в прошлом и настоящем. Казань, 1957.

Бусыгин Е.П. Русское сельское население Среднего Поволжья. Казань, 1966.

Бусыгин Е.П., Зорин Н.В., Токсубаева Л.С. Декоративное оформление сельского жилища в Казанском Поволжье. Казань, 1986.

Токсубаева Л.С. Русская народная художественная традиция в Казанском Поволжье // Расы и народы: современные этнические и расовые проблемы: сборник статей. М., 2003.

Автор – Л.С. Токсубаева