Административ-территориаль буйсынуы

1926 елда Яңа Ибрай авылыннан күчеп утыручылар тарафыннан нигезләнә.

Нигезләнгән вакытыннан авыл ТАССРның Чистай кантоны Күтәмә волостена керә. 1930 елның 10 августыннан – Беренче Май, 1940 елның 7 октябреннән – Яңа Чишмә, 1963 елның 1 февраленнән – Чистай, 1983 елның 26 апреленнән – Яңа Чишмә районында.

Хәзер – Акбүре авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда К.Маркс исемендәге колхоз оештырыла. 1950 елда ул «Шахтёр» колхозы (Акбүре авылы) белән К.Маркс исемендәге колхоз (үзәк утары – Акбүре авылы) буларак берләшә. 1957 елдан – «Красный Октябрь» (үзәк утары – «Красный Октябрь» совхозы поселогы), 1967 елдан – «Буревестник» (үзәк утары – Рус Волчья Бистәсе авылы), 1986 елдан – «Дуслык» (үзәк утары – Акбүре авылы) совхозлары эшли. 1992 елда авыл район «Сельхозтехника» акционерлык җәмгыяте карамагындагы мөстәкыйль хуҗалык булып аерылып чыга. Хәзерге вакытта биредә «Әхмәтвәлиева Г.Г.» крестьян-фермер хуҗалыгы (үсемлекчелек, терлекчелек фермасы) эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1934–2011 елларда башлангыч мәктәп була.

Клуб (1930 еллардан), фельдшер-акушерлык пункты, «Мәүлет» мәчете (1997 елдан), күчмә китапханә эшли. Төзекләндерелгән «Түбән оч чишмәсе», «Вахит чишмәсе» бар.

Күренекле кешеләре

Р.Г.Әхмәдиев (1949 елда туган) – язучы;

Н.Х.Зәйдуллин (1937 елда туган) – күмер сәнәгате хезмәткәре, РСФСРның атказанган шахтеры, Ленин ордены, «Почет билгесе» ордены кавалеры, «Шахтер даны» билгесенең тулы кавалеры;

Ш.Н.Шәйдуллин (1939–2008) – шагыйрь, прозаик, публицист, Татарстан Республикасы һәм РФ Язучылар берлеге әгъзасы;

Җ.М.Юнысов (Жәүдәт Юныс) (1960 елда туган) – язучы, Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге әгъзасы;

Ф.М.Юнысов (1946–2015) – эшмәкәр, иганәче.

Халык саны

1949 елда – 250,
1958 елда – 279,
1970 елда – 249,
1979 елда – 160,
1989 елда – 66,
2002 елда – 88,
2010 елда – 89,
2020 елда – 63 кеше (татарлар).