Биографиясе

1921 елның 22 мае, Мамадыш кантоны Түбән Тәкәнеш авылы — 2004 елның 8 августы, Казан.

Казан химия-технология институтын тәмамлаганнан соң (1951), шунда ук эшли. 1959 елдан РФА КГҮнең Органик һәм физик химия институтында, нефть химиясе синтезы лабораториясе мөдире (1971–1983), әйдәп баручы фәнни хезмәткәр (1991 елдан).

Хезмәтләре фосфор һәм күкертле органик кушылмаларга карый. Хәйруллин алкил(арил)дихлорфосфиннарның α, β-чикләнмәгән кислоталар, мондый кислоталарның амидлары һәм дикарбониль кушылмалар белән реакциягә кергәндә аларның реакциягә сәләтен тикшерә. Каучукларның тиокарбоматларны файдаланып күкертле вулканизациясе механизмын аныклый. Резина, каучуклар, полисульфид каучуклар (үзлектән вулканизациягә сәләтле) искерүен тоткарлаучы матдәләрне, каучуклар вулканизациясен нәтиҗәле тизләтә торган фосфор эчтәлекле матдәләрне, органик һәм фосфор органик радио­протекторларны эшләүдә катнаша.

Уйлап табуга 50 дән артык авторлык таныклыгы һәм патенты бар.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Бүләкләре

2 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены; медальләр, шул исәптән СССР ВДНХсының көмеш медале; РСФСР ЮС Президиумы Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Реакции галоидангидридов кислот фосфора с непредельными соединениями // Успехи химии. 1968. Т. 37, № 5 (автордаш); 

Фосфонметилирование анестезина и радиозащитная активность продуктов реакции // Химико-фармацевт. журн. 1988. Т. 22, № 2 (автордаш); 

Синтез и молекулярная структура диметиламида хлортиомуравьиной кислоты и продукта его реакции с роданидом калия // Изв. АН СССР. Сер.хим. 1989. № 4 (автордаш).               

Автор — М.А.Пудовик