Авылга XVII йөздә нигез салына.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысыннан халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек.

XX йөз башында авылда мәчет, мәдрәсә, 3 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1299,9 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Тәтеш өязе Черки-Кидураз волостена керә. 1920 елдан ТАССРның – Тәтеш, 1927 елдан Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Апас, 1963 елның 1 февраленнән – Буа, 1964 елның 4 мартыннан Апас районында.

Хәзер Дәвеш авыл җирлеге үзәге.

1930 елдан – “Дәвеш”, “Наратлы” авыл хуҗалыгы артельләре, 1950–1962 елларда – Мичурин исемендәге колхоз, 1964 елдан – “Ялкын” колхозы, 1994 елдан – “Ялкын” авыл хуҗалыгы кооперативы, 2005 елдан – Горбунов исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, хәзерге вакытта “Свияга” авыл хуҗалыгы предприятиесе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять составына керә.

Халкы күбесенчә шул җәмгыятьтә эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

1942–1945 елларда авылда балалар йорты эшли, анда Украина, Белоруссия, Ленинград һәм Ленинград өлкәсеннән эвакуацияләнгән балалар тәрбияләнә.

1920 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1933 елда – җидееллык,1986 елда – урта, 2008 елда тулы булмаган урта мәктәп (1987 елда яңа бина төзелә) итеп үзгәртелә.

Балалар бакчасы, мәдәният йорты, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты эшли. 1995 елда – беренче мәчет, 2009 елда икенче мәчет ачыла.

Авыл тирәсендә археология истәлекләре табыла: I һәм II Дәвеш туктаулыклары (бронза дәвере һәм буралы культура чоры), Дәвеш шәһәрлеге (монголларгача чор болгар истәлеге), I Дәвеш авыллыгы (монголларгача чор болгар истәлеге) һәм II Дәвеш авыллыгы (болгар истәлеге).

Күренекле кешеләре

Д.Г.Закиров (1939 елда туган) – энергетик, техник фәннәр докторы, профессор, РФнең атказанган шахтеры;

Х.Х.Сәлимов (1947–2006) – тел белгече, филология фәннәре докторы, профессор, ТССРның атказанган мәдәният хезмәткәре;

И.З.Төхвәтуллина (1967 елда туган) – ТР халык артисты.

Халык саны

1782 елда – 74 ир заты;
1859 елда – 435,
1897 елда – 803,
1908 елда – 981,
1920 елда – 915,
1926 елда – 877,
1938 елда – 1005,
1949 елда – 704,
1958 елда – 769,
1970 елда – 820,
1979 елда – 722,
1989 елда – 573,
2002 елда – 476,
2010 елда – 446,
2015 елда – 409 кеше (татарлар).