- РУС
- ТАТ
авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе
1918 елның 8 декабре, Уфа губернасы, Минзәлә өязе, хәзер Тукай районы Әҗмәкәй авылы — 1985 елның 27 декабре, шунда ук.
1939 елда Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый.
Бөек Ватан сугышында катнаша.
1947–1973 елларда Чаллы районының «Гигант» колхозы рәисе (1970 елга кадәр), «Гигант» совхозы директоры.
Ул җитәкләгән елларда, республика буенча 1 га дан уртача 10,9 ц уңыш алынганда, хуҗалыкта бөртекле культураларның уңышы 1 га дан 19 ц, 1 савым сыердан савылган сөт 3 мең кг га җитә; терлекчелек фермалары төзелә, бөтен уңайлыклары булган яңа үзәк утарның проекты эшләнә һәм төзелә башлый.
1959–1966 елларда ТАССР Югары Совет депутаты.
Ленин ордены, Октябрь Революциясе, 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.