Гомуми мәгълүмат

Рязань өлкәсенең көньяк-көнчыгыш өлешендә урнашкан. 1929 елда оештырыла. Мәйданы – 1819 кв.км. Үзәге – Сасово шәһәре (Рязань шәһәреннән 184 км ераклыкта урнашкан, район составына керми).

Халык саны – 17035 кеше (2016 ел). Татарлар саны 2016 елда – 298 кеше (шул исәптән Бастан авылында – 234 кеше), район үзәгендә биш йөздән артык кеше яши.

Татар җәмгыяте тормышы

Җирле йомышлы татарлар район территориясендә берничә авылны, шул исәптән Агломазово, Алешино, Бастан, Зур Студенец, Колдамыш, Тархан, Теньсюпин авылларын нигезлиләр. Аларда мәчетләр һәм мәктәпләр була.

Бастан авылында ике мәчет эшли (1847 һәм 1888 елларда төзеләләр). Беренчесендә интернат-мәктәп урнаша, 1997 елда мәчет яңадан торгызыла. 2010 елда икенче мәчетнең сакланып калган нигезендә яңа агач бина салына. Земство мәктәбе эшли.

Революциядән соң, шулай ук 1930 елларда районның күпчелек татарлары Урта Азиягә китә.

Хәзерге вакытта Корбан бәйрәме, Сабан туе һәм Ураза бәйрәмнәре үткәрелә. 2014 елда Бастан авылы мәдәният йорты каршында «Гөлбастан» вокаль ансамбле оештырыла.

2009 елда Сасово шәһәре һәм Сасово районы мөселманнарының җирле дини оешмасы теркәлә, 2011 елда Рязань өлкәсе Сасово җирле татар милли‑мәдәни автономиясе оештырыла (рәисе – Н.К.Гарипов).

Күренекле кешеләре

Сасово районында:

  • дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе Ә.Х.Тынчеров,
  • ТАССР Югары Мәхкәмәсе рәисе (1969–1985 елларда) С.А.Беглова,
  • биология фәннәре докторы Н.Х.Енилиева туган.