Эчтәлек

Ул кристаллик рәшәткә тирбәнешләренең ике кванты — фононнар катнашында бара.

Бу процессның беренче баскычында ион, ωca ешлыклы фононны йотып, бер магнитик халәттән (а) арадаш ярсынган халәткә (с) күчә, икенче баскычта, ωCB ешлыклы фононны нурландырып, (в) магнитик халәтенә күчә. Нәтиҗәдә ион рәшәткә белән (а) һәм (в) халәтләре энергияләре аермасына тигез булган энергия белән алмаша.

Күп кенә парамагнитик системаларда Орбах-Әминов процессы спин-рәшәткә релаксациясенең төп сәбәпчесе булып тора. Орбах-Әминов процессы нәтиҗәсендә туган релаксациянең вакыты түбән температураларда үзенчәлекле, температура белән кире экспоненциаль бәйлелеккә ия. Шушы бәйләнеш буенча ярсынган ион энергиясенең зурлыгын табарга мөмкин.

Процесс теоретик яктан Америка физигы Р.Орбах (АКШ, 1961) һәм, аңа бәйсез рәвештә, Л.К.Әминов (1962) тарафыннан тикшерелә. Бу теориянең нигезләмәләре магнит резонансы һәм релаксациясенең күп кенә үзенчәлекләрен аңлату өчен файдаланыла (кара Ван-Флек парамагнетизмы).

Әдәбият  

Аминов Л.К. К теории спин-решёточной релаксации в парамагнитных ионных кристаллах // Журн. эксперим. и теорет. физики. 1962. Т. 42;

Finn C.B. Orbach R. Wolf W.P. Spin-Lattice Relaxation in Cerium Magnesium Nitrate at Liguid Helium Temperature: A New Process // Proc. Phys. Soc. 1961. T. 77;

Orbach R. Spin-Lat­tice Relaxation in Rare-Earth Salts // Proc. Roy. Soc. 1961. T. A264.