Биографиясе

1713 елның 8 ноябре, Мәскәү губернасы — 1799 елның 23 декабре, Кострома губернасы, Нерехтин өязе Михеевский авылы.

Дворяннар нәселеннән.

1729 елдан хәрби, 1764 елдан гражданлык хезмәтендә. Кырым татарларына каршы яуда (1732), рус-швед (1741–1743) һәм Җидееллык (1756–1762) сугышларда катнаша. 1764 елдан Малороссия коллегиясе әгъзасы, 1769–1774 елларда Малороссия идарәчесе.

1774–1780 елларда Казан губернаторы. Пугачёв көрәштәшләре зыян китергән Казанны яңадан торгызуга җитәкчелек итә: яңа план буенча урамнар һәм тыкрыклар тигезләнә, су канаулары казыла, фонарьлы ут баганалары куела, Покровский, Воскресенский һәм Черек Күл буендагы урамнар ачыла; йортлар салу өчен халыкка акчалата ссуда бирелә. 1774–1775 елларда ачлыкны булдырмау максатыннан генерал П.И.Панин белән берлектә азык-төлек бәяләрен контрольдә тота, җәмәгать эшләре оештыра, бу елларда губернада казна ипи кибетләре төзелә.

1775 елгы Губерна реформасын эшләүдә катнаша. 1781 елда Казан наместниклыгын булдыруга җитәкчелек итә. Реформа барышында губерна җирләре киметелә һәм 13 өязгә бүленә (шул исәптән Мамадыш, Спас, Чистай өязләре оештырыла; Мамадыш, Спас, Чистай өяз шәһәрләренә әверелә). 1780–1781 елларда Казан һәм Сембер, 1781–1783 елларда Казан һәм Пенза, 1783–1792 елларда Казан һәм Вятка генерал-губернаторы (наместник).

Хезмәт урыннарындагы җинаятьләр белән көрәшә, губернаторларның, Казан наместниклыгының административ, мәхкәмә һәм төрле катлам оешмаларын күзәтеп тора. Мещерский заманында Казанда 1786 елда Әсасый халык училищесе, Дары заводы салына, 1797 елда руханилар семинариясе руханилар академиясе дип үзгәртелә. 1796–1797 елларда Казан хәрби губернаторы. 1798 елда Казандагы Беренче ир балалар гимназиясен яңадан торгызуга ирешә.

Бүләкләре

Изге Андрей Первозванный, Изге Александр Невский орденнары белән бүләкләнә.

Истәлеге

Мещерскийга Н.Струйскийның «Син безнең арада булганда» («Когда ты между нами был», М., 1780), Д.Зиновьевның «Казанда Әсасый халык училищесе ачылуга мәдхия» («Ода на случай открытия в Казани Главного народного училища», СПб., 1786) һәм «Барлык эшләрдән азат ителүгә бәйле мактау сүзе» («Похвальное слово на случай увольнения от всех дел», СПб., 1793) шигырьләре багышлана.

Әдәбият          

Долгоруков П.В. Российская родословная книга. СПб., 1855. Ч. 2;

Руммель В.В., Голубцов В.В. Родословный сборник русских дворянских фамилий. СПб., 1887. Т. 2;

Петров П.Н. История родов русского дворянства. М., 1991. Кн. 1;

Долгов Е.Б. Казанские губернаторы — главы и хозяева «вручённой на смотрение губернии» // Проблемы истории государственного управления: Государственный аппарат и реформы в России. СПб., 2003.

Автор — Е.Б.Долгов