Эчтәлек

Авылга 1721 елга кадәр нигез салына.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек.

XX йөз башында авылда Изге Гурий борадәрлеге мәктәбе (1893 елдан), 3 сыйныфлы чиркәү-приход мәктәбе (1912 елда яңа бина төзелә), 3 җил тегермәне, 2 ярма яргыч, 4 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 804,7 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Тәтеш өязе Ильинский-Шонгат волостенда. 1920 елдан ТАССРның – Тәтеш, 1927 елдан Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Апас, 1963 елның 1 февраленнән – Тәтеш, 1964 елның 4 мартыннан Апас районында.

Хәзер Табар Черкене авыл җирлеге составына керә.

1931 елдан – Калинин исемендәге колхоз, 1963 елдан – “Комсомол” колхозы, 1994 елдан – “Заря” авыл хуҗалыгы кооперативы, 2005 елдан – “Табар” авыл хуҗалыгы предприятиесе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять составына керә. Халкы күбесенчә шул җәмгыятьтә эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

1917 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла (чиркәү-приход мәктәбе бинасында урнаша), 1920 елларда – җидееллык, 1950 еллар ахырында – сигезьеллык, 1992 елда урта мәктәп (1997 елда яңа бина төзелә) итеп үзгәртелә.

2000 елда мәктәп каршында “Чуаш мәдәнияте үзәге” тарих-төбәкне өйрәнү музее булдырыла (оештыручысы – Н.Г.Патшин; экспозициядә 400 дән артык саклау берәмлеге бар).

Авылда мәдәният йорты, балалар бакчасы, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты, Андрей Первозванный чиркәве (2005 елдан) бар.

Авыл тирәсендә археология истәлеге табыла – Табар Черкене торулыгы (Болгар – Алтын Урда чоры).

Халык саны

1782 елда – 65 ир заты;
1859 елда – 259,
1897 елда – 700,
1908 елда – 726,
1920 елда – 814,
1926 елда – 589,
1938 елда – 688,
1949 елда – 464,
1958 елда – 505,
1970 елда – 493,
1979 елда – 515,
1989 елда – 454,
2002 елда – 495,
2010 елда – 419,
2015 елда – 412 кеше (чуашлар).