Эчтәлек

1880 елларда В.А.Богородицкий тарафыннан оештырыла.

1882-1884 елларда ул Розапелли приборы, Вердэн кимографы, Гуцман пневмографы, Руселло бугаз капсулалары һ.б. ярдәмендә сөйләм авазларының физик һәм физиологик үзенчәлекләрен өйрәнү омтылышы ясый.

Эксперименталь тикшеренүләр методикасы авазларның әйтелеш динамикасын, артикуляциянең физик-акустик ягын комплекслы тасвирлау мөмкинлеге бирә. Аларны өйрәнү уку-укыту программасына кертелгән «эксперименталь фонетика» дисциплинасының эчтәлеген тәшкил итә. 1896 елда Богородицкий «Эксперименталь фонетика буенча язмалар» («Заметки по экспериментальной фонетике», 5 нче чыг., 1917 гә кадәр басыла) җыентыгын чыгара башлый.

1914 елда Гамбург шәһәрендә уздырылган Халыкара эксперименталь фонетика съездында уңышлы чыгыш ясый.

1920 елда Эксперименталь фонетика кабинетына Мәскәү педагогик чит телләр институты каршында эксперименталь фонетика лабораториясен оештырган В.А.Артёмов килә.

Эксперименталь фонетика кабинетында уздырылган эксперименталь тикшеренүләр рус теленә генә түгел, татар һәм башкорт телләренә дә карый. Бу кабинетта Богородицкий үзенең тикшеренүләре нәтиҗәсе буенча 1920 елда текстларга рәсемнәр атласы бирелгән «Рус әдәби телендә авазлар әйтелешенә мөнәсәбәтле эксперименталь фонетика курсы»ның («Курс экспериментальной фонетики применительно к литературному русскому произношению») берничә чыгарылышын бастыра. Анда әйтелешнең анатомик-физиологик һәм физик-акустик үзенчәлекләрен эксперименталь фонетик яктан өйрәнү ысуллары һәм алымнары җентекле тасвирланган.

Аның «Татар орфографиясе һәм татар авазлары әйтелеше хакында экскурс һәм рәсемнәрдән торган рус теле фонетикасы эксперименталь мәгълүматлар яктылыгында» («Фонетика русского языка в свете экспериментальных данных со многими рисунками и с экскурсами о татарской орфографии и произношении», 1930) хезмәте сөйләм авазларын эксперименталь-фонетик өйрәнү үрнәге булып тора. Богородицкий шәкерте Г.Шәрәфнең «Татар сузыкларының сонор озынлыгы» («Сонорная длительность татарских гласных», 1928) хезмәте ватандаш һәм чит ил тюркологлары арасында танылу таба.

Эксперименталь фонетика кабинеты хезмәткәрләре сөйләшләр, фольклор әсәрләре фонетикасын тикшерәләр: 100 гә якын татар, башкорт, мордва, мари җырлары язып алынган һәм нотага салынган; «Сигез татар-башкорт җыры» («Восемь татарско-башкирских песен», 1923) җыентыгы һәм мари халкының беренче «Чирмеш җырлары җыентыгы» («Сборник черемисских песен», 1908) басыла. Кабинетта М.И.Берг, Н.Ф.Катанов, А.А.Эйхенвальд шөгыльләнә; еш кына Г.Тукай да килә.

1930 елларда Казан университетында тарих-филология факультеты ябылу белән бәйле рәвештә, Эксперименталь фонетика кабинеты эшләүдән туктый, аппаратура һәм китапханә Казан педагогика институтына күчерелә.

1950 елларда  Эксперименталь фонетика кабинеты торгызу эшенә Л.В.Златоустова тотына. Диалектологик тикшеренүләр, беренче чиратта рус теле сөйләшләрен өйрәнү эшләре алып барыла.

1970 елларда кабинетның фәнни җитәкчесе З.М.Әлмөхәммәдова була.

Эксперименталь фонетика кабинетында рус сөйләшләре белән беррәттән татар әдәби теленә, шулай ук шигъри телгә  эксперименталь фонетик тикшеренүләр уздырыла.

1990 елларда кабинет теоретик һәм гамәли лингвистика кафедрасы каршындагы гамәли лингвистика һәм эксперименталь фонетика лабораториясенә үзгәртелә (фәнни җитәкчесе – профессор К.Р.Галиуллин).

Әдәбият

Ершов С.И. Экспериментальная фонетика. К., 1903;

Богородицкий В.А. Очерки по языковедению и русскому языку. К., 1910;

Богородицкий В.А. Лекции по общему языкознанию. К., 1913;

Артёмов В.А. Экспериментальная фонетика. М., 1956;

Аристов В.В. Страницы славной истории. К., 1987.

Автор Р.Ә.Колшәрипова