Биографиясе

1920 елның 5 гыйнвары, Балтач районы Пыжмара авылы — 1941 елның сентябре.

Туган як табигатенә, мәхәббәткә багышланган беренче лирик шигырьләре вакытлы матбугат битләрендә 1930 еллар ахырында күренә башлый.

1940 елда Кызыл Армия сафларына алына, сугышның беренче айларында Киев тирәсендә барган сугышларда һәлак була.

Соңыннан шигырьләре «Алар сафта» (1961) исемле күмәк җыентыкка керә.

Әдәбият     

Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары: Биобиблиогр. белешмә. К., 1986;

Әдипләребез: Биобиблиогр. белешмәлек. К., 2009. Т. 2.