Биографиясе

1934 елның 22 октябрендә Түбән Новгород өлкәсенең Бутурлино районы Кетарша авылында (хәзерге Бутурлино шәһәр тибындагы поселок) туган.

Казан университетын (1963) тәмамлый.

1967 елдан Тел, әдәбият һәм тарих институтында.

1997 елдан ТР Фәннәр Академиясенең Тарих институтында: 1995 елдан әйдәп баручы фәнни хезмәткәр, 2001 елдан баш фәнни хезмәткәр.

Бер үк вакытта, 1995 елдан «Finno-Ugrika» журналы мөхәррире.

1959 елдан Татарстан территориясендәге археологик истәлекләрне тикшерүдә катнаша; Такталачык, Олы Тархан, Танкеевка каберлекләрендә, Әҗмәр авыллыгы һ.б. археологик объектларда алып барылган казу эшләренә җитәкчелек итә.

Чиялек культурасын һәм Постпетрогром культурасын беренчеләрдән булып аерып күрсәтә һәм тасвирлый.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре Идел буе Болгар дәүләте, Идел-Кама төбәгенең таш, бронза һәм тимер гасырлар тарихы һәм археологиясенә, фин-угор халыкларын өйрәнүгә карый.

Бүләкләре

«Татарстан Республикасының археологик картасы»н җентекләп өйрәнгән һәм төзүдә катнашкан өчен, ТРның Дәүләт бүләгенә лаек була (1994).

Хезмәтләре

Памятники болгарского времени в восточных районах Татарии. М., 1978.

Археологические памятники Татарской АССР. Казан, 1987 (автордаш).

Булгарское село X–XIII веков низовий Камы. Казань, 1991.

Культура ранней Волжской Болгарии. М., 1992.

Финны, угры и самодийцы в Восточном Закамье (III век до нашей эры — XIV век нашей эры). Елабуга, 1993 (автордаш).

Очерки древней истории Восточного Закамья. Альметьевск, 1999 (автордаш).

Le cimetiere de Tankeevka // Les anciens Hongrois et les etnies voisines a Est. Bdpst., 1977 (автордаш).