Эчтәлек

Европада XVI йөздә Реформация нәтиҗәсендә барлыкка килә, М.Лютер (1483–1546) нигез сала. Протестантлыкның төп кануннарын, шулай ук «инану белән тәүбәгә килү», ягъни Илаһка шәхси инану белән генә үзеңне коткару мөмкин дигән үз доктринасыннан гыйбарәт. Лютеранлыкның тәгълимат чыганагы — Библия.

Лютеранлык руханилар катлавына Илаһ белән кеше арасында изге арадашчылар итеп карауны кабул итми; иконаларны (Библия сюжетларына ясалган сурәтләр рөхсәт ителә), монахлыкны, изгеләргә һәм аларның череми сакланган сөякләренә табынуны кире кага; гыйбадәт кылуны гадиләштерә.

Лютеранлык 2 йоланы: чукындыру һәм икмәк белән шәраб кабуны таный, ләкин эч серен руханига ачып салып тәүбәгә килүнең бердәм позициясе эшләнмәгән.

Оештыру структурасы: чиркәү — епархия — пробстволар (төбәкләрдәге приходларның эшчәнлеген күзәтүче оешмалар) — приход.

Лютераннар чиркәвендә аерым әгъзалык кабул ителгән: анда гариза биреп керү (чыгу) каралган. Чиркәү әгъзалары күләме билгеләнмәгән акча түли. Дөньяда 192 Лютеранлык чиркәвенә берләшкән 75 млн нан артык лютеран (күпчелеге Германиядә, Төньяк Европа илләрендә яши) исәпләнә; 50 млн га якынын Бөтендөнья лютераннар берлеге берләштерә (үзәге — Женева шәһәре).

Россиядә 85 меңгә якын лютеран бар. Беренче лютераннар 1558–1583 елгы Ливон сугышыннан соң пәйда була. Әсирлеккә төшкән немецлар (үз диннәрен ирекле тоту хокукы белән) Россия шәһәрләренә, шул исәптән Казан краена (Казанда шулай ук гаиләләре белән килеп төпләнгән сәүдәгәрләр, Казан гарнизоны хәрбиләре яши) урнаштырыла. Тарихи чыганакларда Казандагы лютераннар һәм аларның пасторы Скультет турында беренче хәбәрләр шушы чорга карый. Лютераннар җәмәгате 1767 елда, бирегә полк рухание җибәрелгәч һәм изге Екатерина чиркәве төзелә башлагач барлыкка килә (аңа, башлыча, немецлар керә).

XIX йөз башында Казанда 100 гә якын лютеран-немец гаиләсе яши, алга таба аларның саны даими үсә. 1897 елда уздырылган Беренче гомуми халык санын исәпкә алу мәгълүматлары буенча, Казан губернасында 1384 лютеран исәпләнә. Лютераннар җәмәгате Казанга реформат дини юнәлешен тоткан (протестантлыкның лютеранлык төренә якын тора) немецлар килеп урнашу хисабына арта.

XIX йөз башында реформатлар һәм лютераннар бер җәмәгатькә — сәүдәгәрләр, һөнәрчеләр, укытучылар, чиновниклар һ.б. тупланган евангелие-лютеран җәмәгатенә берләшәләр (К.К.Клаус, Х.Крамп, П.Ф.Лесгафт, Д.И.Мейер, К.Л.Мюфке, А.И.Песке, К.А.Тон, К.Ф.Фукс, А.К.Шмидт, Ф.И.Эрдман һ.б.). Казан җәмәгате актив тормыш белән яши, хәйрия эшчәнлеге алып бара.

Россиядә 1917 гә кадәр эшләгән Евангелист-лютеран чиркәве уставы (1832) буенча приходлардан торган һәм күзәтүче оешмаларга (пробство) бүленгән консисториаль округлар төзелә. Казан җәмәгате Мәскәү консисториаль округына керә. Россия империясенең Кануннар тупламасы лютеранлыкны түзәрлек дин дип исәпли. Россиядә Евангелист-лютеран чиркәвенең хокукый хәле шактый тотрыклы була.

Беренче бөтендөнья сугышы вакытында хәл катлаулана: Германиягә теләктәшлек күрсәтүдә яки шымчылыкта гаепләнгән күп кенә лютеран-немецлар эзәрлекләүгә дучар ителәләр. 1917 елда Вакытлы хөкүмәт лютеран чиркәвеннән күп кенә чикләүләрне ала һәм дәүләт тикшерүеннән азат итә.

Октябрь революциясеннән соң Россиядә лютераннарның хәле начарая төшә, әмма революциядән соңгы беренче елларда һәм нэп чорында шактый яхшы була, чөнки совет хакимиятенең дингә каршы алып барган сәясәте иң элек Рус Православие чиркәвенә каршы юнәлтелә. 1920 еллар ахырында лютеранлыкка хакимият басымы көчәя. 1920 елның ноябрендә ТАССР ҮБК Президиумы карары белән лютеран чиркәве ябыла; евангелист-лютеран җәмәгатенең күп кенә күренекле вәкилләре репрессияләнә.

Татарстанда лютераннар җәмәгате 1970 еллар ахыры — 1980 еллар башында шәһәр тибындагы Урыссу посёлогына күчеп килгән немецлар арасында яңадан оеша, ләкин 1990 еллар башында ул яшәүдән туктый.

1990 елда лютераннар җәмәгате Казанда яңадан торгызыла, 1996 елда аңа Менжинский исемендәге Мәдәният сарае комплексы составындагы кирха тапшырыла. 2000 елдан ул «Казандагы евангелист-лютераннарның Изге Екатерина кирхасы» исемен йөртә (кара Санкт-Катарина кирхасы).

2002 елда ТРда Россиянең Европа өлешендәге Евангелист-лютеран чиркәвенең Татарстан оешмасы (пробство) төзелә. 2004 елда ул 4 җәмәгатьне үз эченә ала. Казанда 500 гә якын, Татарстанда 3000 ләп немец (күпчелеге Чаллыда, шулай ук Әлмәт, Баулы, Түбән Кама шәһәрләрендә) яши.

Әле XX йөз башында Казан губернасында лютеранлыкта яңа юнәлеш — Ингрия евангелист-лютераннарының чиркәве барлыкка килә (нигездә, аның тәгълиматы башка лютеран чиркәүләре догмаларыннан аз аерыла). Хәзер Ингрия чиркәвенең Казан җәмәгатенә элек протестант чиркәүләрендә әгъза булып торган төрле милләт вәкилләре керә (гыйбадәт йорты П.Лумумба урамында урнашкан).

Әдәбият 

Кречмар Г., Ратке Г. Евангеличе­ско-лютеранская церковь в России, на Украине, в Казахстане и Средней Азии. СПб., 1996;

Куриль О.В. Очерки по истории лютеран в России (XVI–XX вв.). М., 1996;

Лиценбергер О.А. Евангелическо-лютеранская церковь и советское государство (1917–1938). М., 2000;

Корнилов И.П. Протестанские организации в Республике Татарстан // Ислам и христианство в диалоге культур на рубеже тысячелетий. К., 2001;

Современная религиозная жизнь России: Опыт систематического описания. М., 2003. Т. 2;

Религии и религиозные объединения в Республике Татарстан: Справ. К., 2004.

Автор — И.П.Корнилов