Биографиясе

1849 елның 29 апреле, Вологда губернасы Тотьма шәһәре — 1904 елның 14 мае, Ялта шәһәре.

1875 елда Казан университетын тәмамлагач, мәхкәмә медицинасы кафедрасында хезмәт итә.

1878 елдан хәрәкәттәге Кавказ армиясенең Боржоми госпиталендә хәрби-медицина хезмәтендә.

1887 елдан Казан университетында, 1895 елдан медицина факультеты секретаре, 1899 елдан мәхкәмә медицинасы кафедрасында ординар профессор.

Хезмәтләре асфиксия мәсьәләләренә, «Мултан эше» экспертизасына, мәхкәмә медицинасын укытуга карый.

Хезмәтләре

 Очерк судебно-медицинских исследований // Дневник Казан. об-ва врачей. 1880. № 7; Судебно-медицинский случай огнестрельной раны сердца. К., 1885.

Әдәбият

Биографический словарь профессоров и преподавателей Императорского Казанского университета (1804–1904). К., 1904. Ч. 2.