Идел-Кама саклаулыгының Раифа урман участогында, Яшел Үзән районы Раифа поселогыннан (даими яшәүчеләр юк) көнчыгыштарак урнашкан.

Мәйданы 0,81 га. Суының күләме 28,5 мең м3. Озынлыгы 212 м, иң зур киңлеге 50 м. Иң зур тирәнлеге 5,6 м.

Күл карст-суффозия күренешләре нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Озынча түгәрәк формада. Атмосфера явым-төшемнәре һәм җир асты сулары белән туена.

Күл нык кына ләмләнгән, аның шактый өлеше сазланган һәм йөзмә «үлән-утрау» белән капланган.