Биографиясе

1952 елның 9 гыйнвары, Уфа — 1992 елның 19 ноябре, шунда ук.

Уфа сәнгать училищесенең сәнгать бүлеген тәмамлый (1975).

Уфадагы «андерграунд» төркеме лидеры (1980–1987), «Инзәр» иҗат төркеме әгъзасы (1989–1993); «Сары бия» иҗат төркеменә нигез салучыларның берсе. «Чыңгызхан» рәссамнар берләшмәсен оештыручы һәм җитәкчесе (1990–1992).

Рәссамнар берлеге әгъзасы (1990).

«Татарт» бөтентатар төбәкара күргәзмәсен башлап җибәрүче һәм оештыручыларның берсе (Санкт-Петербург — Казан, 1991).

Иҗаты

Лотфуллин — Россия авангардында әйдәп баручы рәссамнарның берсе, Д.Д.Бурлюкның Уфа чоры иҗаты мирасына таяна; татар халкы сәнгате һәм Көнбатыш Европа нәкыше традицияләрен берләштерә. Аның әсәрләрендәге сәнгать теле портрет жанрына өстенлек биргән реалистик стилистика белән аваздаш («Евгений Малютин», 1987; «Әби», «Малай портреты», икесе дә — 1980; «Һади абый», 1982; «Толик Маткин», 1983; «Тәрәзә янындагы кыз», 1986; татар мәдәнияте эшлеклеләре портретлары — «Шәйдулла Маннанов», «Шамун Фидаи», икесе дә — 1980; «Галимҗан Ибраһимов», 1981; «Мәҗит Гафури», 1983), пейзажлар («Төнге мосафир», 1978; «Авыл яме» 1984; «Суык көн», 1985 ; «Көймәле пейзаж», 1986), өлешчә натюрморт сериясе («Натюрморт», «Алтын шарлар белән натюрморт», икесе дә — 1980).

Лотфуллин шулай ук абстракт сәнгать теленә мөрәҗәгать итеп, бай хисле образлар чагылдырган картиналар сериясе тудыра («Җайлашу», 1988; «Яшерен караш», «Хач», икесе дә — 1989; «Рух медитациясе», «Тынычлыкны тою», икесе дә — 1990; «Шәрекъ композициясе», 1991; «Вакыт фәзасы», 1992 һ.б.).

«Чыңгызхан» рәссамнар берләшмәсе төркеме җитәкчесе буларак, Лотфуллин дөньяви сәнгать үсешенең гомуми агымында барган татар авангард нәкыше идеясе концепциясен игълан итә. Лотфуллинның «Чыңгызхан» картинасындагы Ак Җайдак декларатив образы төркемнең символына әверелә (1992).

Лотфуллин иҗатының фәлсәфи концепциясе автопортретта — кояш түгәрәге фонында кулына бер бөтен икмәк тоткан кеше фигурасында («Кояш улы», 1989), көнчыгыш һәм көнбатыш башлангычлары синтезында («Манара», 1991), манара архитектурасы образында («Омтылыш», 1989). Хәзерге тормыш драмасы кайвакыт гротеск белән бирелгән аллегорик дөнья күренешләре чолганышындагы, язмыш белән сүзсез низагтагы кешеләр образларында чагылыш таба («Тукай», 1986; «Инфанта», 1988; «Суга бару», «Кәбир», икесе дә — 1989; «Дүрт сеңел», «Гөлнара», «Сөембикә», барысы да — 1992). Лотфуллинның график мирасында карандаш, тушь, гуашь техникаларында башкарылган 500 гә якын рәсем бар.

Республика (1974 елдан), төбәк («Социалистик Урал», Төмән, 1979; «Курган», 1991), бөтенроссия (РСФСРның автономияле республикалары, өлкәләре, милли округлары рәссамнары, Мәскәү, 1989) күргәзмәләрендә, «Инзәр» (Уфа, 1989; 1990; Мәскәү, 1991) «Сары бия» (Мәскәү, 1989, 1991; Чиләбе, 1990) һәм «Чыңгызхан» (Санкт-Петербург, 1990; Казан, 1992) иҗади берләшмәләренең төркемле күргәзмәләрендә, «Татарт» төбәкара күргәзмәдә (С.-Петербург — Казан, 1991) һ.б. күргәзмәләрдә катнаша. Шәхси күргәзмәләре: 1992, 1993 (графика әсәрләре), вафатыннан соң — 2002, 2003 (Уфа).

Хезмәтләре Третьяков галереясендә һәм РФ Мәдәният министрлыгында (Мәскәү), М.В.Нестеров исемендәге Башкорт сәнгать музеенда (Уфа), «Казан» милли мәдәният үзәгендә, Чиләбе өлкә картиналар галереясендә, Уфа сервис институтының «Academia» сәнгать галереясендә, БРның вәкаләтле вәкиллегендә (Мәскәү), Россия һәм чит илләрдәге хосусый тупланмаларда (Австрия, ГФР, Франция, АКШ) саклана.

Истәлеге

2002 елда Уфада аның әсәрләреннән даими экспозиция булдырыла.

БРның Лотфуллин исемендәге хәзерге заман сәнгате музее ачыла.

Әсәрләре

Лирика: Сб. стихов. Уфа, 1993.

Әдәбият

Вәлиева-Сөләйманова Г. Наил Лотфулла әсәрләре // Казат утлары. 1992. № 1;

Гаянов З. Созвездие Наиля // Рампа. 1994. № 2;

Халим А. Цветы к мемориалу Наиля Лотфуллина // Аргамак. 1994. № 1;

Наиль Лотфуллин. Живопись в собрании Башкирского государственного музея им. М.В.Нестерова: Каталог. Уфа, 2001;

Наиль Лотфуллин. Живопись: Альбом-каталог. Уфа, 2004;

«ВХ»: Спец. вып. Уфа, 2005. № 1;

Башкортстан: Краткая энцикл. Уфа, 1996.

Автор – Г.Ф.Вәлиева-Сөләйманова