Тарихы

Авылга XVII йөзнең икенче яртысында нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Сентяк исеме белән дә мәгълүм. XVIII йөздә −XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре (элекке ясаклы татарлар) катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терелек асрау, шулай укумартачылык, балта эше һәм чыпта-кап сугу кәсепчелеге таралган була.

1830 елда авылда мәхәллә оештырыла һәм мәчет салына.

XX йөз башында мәдрәсә (1909 елда 30 ир бала һәм 20 кыз бала укый), тимерчелек, 2 җил тегермәне, 5 вак-төякләр кибете эшли. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 898,1 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Кукмара волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан — Дөбъяз, 1938 елның 4 августыннан — Юдино, 1958 елның 16 июленнән Яшел Үзән районында.

Хәзер Олы Карагуҗа авыл җирлегенә керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Урал” колхозы оештырыла, 1932 елда Молотов исемендәге колхозга үзгәртелә.1957 елдан авыл “Ключи” кошчылык совхозы (үзәк утары Большие Ключи авылында), 1965 елдан − “Мичурин” яшелчәчелек совхозлары (үзәк утары Олы Карагуҗа авылында), 1994 елдан “Мичурин” күмәк предприятие, 2002−2013 елларда “Карагуҗа” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять составында (кырчылык, терлекчелек).

Мәгариф һәм мәдәният

2010 елга кадәр тулы булмаган урта мәктәп эшли. Мәдәният йорты, китапханә, фельдшер акушерлык пункты, мәчет бар.

Күренекле кешеләре

И.А.Абдуллин (1935−1992) – тел галиме, филология фәннәре кандидаты, СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институты хезмәткәре (1962 елдан);

С.Т.Максутов (1858−1920 елдан соң) – җәмәгатъ һәм сәясәт эшлеклесе, туган авылында мулла (1885 елдан), 2 нче Дәүләт Думасы депутаты (1907 ел).

Халык саны

1782 елда — 90 ир заты;
1859 елда — 464,
1897 елда — 602,
1908 елда — 750,
1920 елда — 1014,
1926 елда — 1259,
1938 елда — 739,
1949 елда — 600,
1958 елда — 663,
1970 елда — 627,
1979 елда — 467,
1989 елда — 356,
2002 елда — 283,
2010 елда — 255,
2017 елда — 229 кеше (татарлар).