- РУС
- ТАТ
физик, техник фәннәр докторы (2002), профессор (2005), ТАССРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе
1944 елның 1 июнендә Алабуга районы Турай авылында туган.
1971 елда Казан университетын тәмамлаганнан соң, Казандагы төрле оешмаларда эшли.
2003 елдан Казан энергетика университетында профессор, электр станцияләре кафедрасы мөдире (2004 елдан).
Хезмәтләре электрофизик процессларны өйрәнүгә карый.
Беренче булып композицион электрохимик капламалар ясау өчен электр тогы чыганакларын уйлап таба һәм эшли (1986). Тикшеренү нәтиҗәләре медицина, химия һәм машиналар төзү сәнәгатьләрендә гамәлгә кертелгән.
Модификация ультразвукового аппарата. Москва, 1976.
Источник питания периодического тока с обратным импульсом для гальванических ванн // Вестник машиностроения. 1981. № 5.
Электротехнология высоких напряжений. Казань, 2004.
Автор – Р.Г.Усманов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.