Поиск
ТАТ
- РУС
- ТАТ
Олы Нугай Урдасы идарәчесе (1600 елдан)
? – 1619 ел.
Динәхмәд бәкнең улы.
Рус гаскәрләре ярдәмендә Ырыс морзаның фетнәчел улларын сугышта җиңеп, Олы Нугай Урдасының күпчелек өлешен берләштерә.
1604 елда Россиягә буйсына.
1613–1614 елларда казак атаманы И.М.Заруцкийга Әстерханны басып алырга булыша.
1616 елда Әстерхан тирәсенә күчеп килә һәм рус патшасына ант бирә.
Иштирәк бәк үлгәннән соң, Олы Нугай Урдасы берничә олыска таркала.
Новосельский А.А. Борьба Московского государства с татарами в XVII веке. М.-Л., 1948.
Автор – И.Л.Измайлов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.