Милли республикалар һәм өлкәләрнең җаваплы хезмәткәрләре катнашында 1923 елның 9–12 июнендә Мәскәүдә уздырыла.

РСФСР милләтләр эшләре буенча халык комиссары И.В.Сталин тәкъдиме һәм РКП(б) ҮК Политбюросы әгъзалары Г.Е.Зиновьев һәм Л.Б.Каменев хуплавы белән советлар берлеге дәүләте төзү чорында «милли башбаштаклыкка» каршы көрәш чараларын билгеләү максатыннан чакырыла.

Киңәшмә эшендә РКП(б) ҮК әгъзалары һәм әгъзалыкка кандидатлардан (Г.Е.Зиновьев, М.И.Калинин, Л.Б.Каменев, С.М.Киров, В.В.Куйбышев, Д.З.Мануильский, Н.Нариманов, Г.К.Орджоникидзе, Н.А.Скрыпник, И.В.Сталин, Л.Д.Троцкий, М.В.Фрунзе һ.б.) тыш, милли республикалар һәм өлкәләрдән 58 вәкил: К.Г.Мохтаров, Г.М.Енбаев (Татарстан АССР); Б.Н.Нимвицкий, М.Д.Халиков (Башкортстан АССР); С.С.Сәетгалиев, И.К.Фирдәүс (Кырым АССР); Т.Р.Рыскулов (Төркестан АССР) һ.б. катнаша. Көн тәртибенә төп мәсьәлә итеп И.В.Сталинның «Партиянең XII съездында кабул ителгән милли мәсьәләгә кагылышлы резолюцияне тормышка ашыру буенча гамәли чаралар» доклады куела. Урыннардагы вазгыять турындагы докладлар белән 20 милли республика һәм өлкә вәкилләре чыгыш ясый.

Киңәшмәдә шулай ук РКП(б) Үзәк контроль комиссиясе рәисе В.В.Куйбышевның М.Х.Солтангалиевне партиягә һәм Совет дәүләтенә каршы эшчәнлектә гаепләгән доклады тыңлана. «Солтангалиев эше» Бөтенроссия гадәттән тыш комиссиясе тарафыннан И.В.Сталин күрсәтмәсе буенча оештырыла. «Милли сәясәтнең либеральләшүеннән» файдаланып, РКП(б)ның 12 нче съезды кабул иткән милли мәсьәләләргә кагылышлы карарларны халыкка җиткерергә һәм шуның белән «бөек держава» тарафдарлары һәм «бөек рус» шовинистларының милли республикаларны, аеруча мөселман халыклары яши торган автономияле берәмлекләрне кысрыклавын чикләргә омтылучы урынбасары М.Х.Солтангалиевнең гамәлләре И.В.Сталинда кискен канәгатьсезлек тудыра. В.В.Куйбышев һәм съездда докладтан соң фикер алышуларда катнашкан күпләр (И.В.Сталин, С.С.Сәетгалиев һ.б.) Солтангалиевне партия үзәк органнары үткәрә торган чараларга каршылык күрсәтү максатыннан яшерен милли оешма төзүдә, башкорт лидеры Ә.Вәлиди һәм кайбер шәрекъ илләрендәге (Иран, Төркия һ.б.) фикердәшләре белән элемтә урнаштырырга, аларны совет хакимиятенең милли мәсьәләне хәл итүгә кагылышлы сәясәтенә каршы котыртырга омтылуда гаеплиләр. Киңәшмә әгъзалары Солтангалиевне партиядән чыгару һәм барлык вазифаларыннан азат итүнең дөрес гамәл булуын раслыйлар (шул ук вакытта ул иректә калдырыла).

Киңәшмәдә кабул ителгән милли мәсьәләгә кагылышлы карарлар чынлыкта РКП(б)ның 12 нче съездында Совет Россиясе халыкларына бирелгән «ирекләр хартиясе»н юкка чыгара, И.В.Сталинга һәм аның фикердәшләренә, «сул» һәм «уң» тайпылышларга каршы көрәшне сәбәп итеп, совет республикаларындагы милли кадрларны сәяси эзәрлекләүгә шартлар тудыра (кара Солтангалиевчелек), СССРда милли-дәүләт төзелешенең сталинчыл концепциясе җиңеп чыгуга китерә.

Чыганаклар      

ВКП(б) в резолюциях и решениях съездов, конференций и пленумов ЦК. М., 1941. Ч. 1;

Тайны национальной политики ЦК РКП(б): Стенографический отчёт секретариата IV совещания ЦК РКП(б), 1923 г. М., 1992;

Стенографический отчёт совещания членов Татобкома и ОКК совместно с ответственными работниками по национальному вопросу // Татарстан. 1993. № 2–3, 6–8.