Биографиясе

1929 елның 26 ноябре, Буа районы Өчмунча авылы — 1999 елның 7 июле, Казан.

Казан медицина институтын (1953), А.М.Горький исемендәге Әдәбият институты каршындагы югары әдәби курсларны тәмамлый (Мәскәү, 1962). Казанның 12 нче һәм 2 нче хастаханәләрендә (1953–1960, 1962–1964), 17 нче поликлиникасында (1964–1999) эшли.

Иҗаты

Иҗатының башлангыч чорында «Бирнәле кыз» (1954), «Чулпан» (1955), «Егерме ел үткәч» (1962), «Туган көнең котлы булсын» (1965) пьесаларын иҗат итә. Әхлак һәм әдәп мәсьәләләренә багышланган «Профессор кияве» (Татар акад. театрында куела, 1953) комедиясе аеруча таныла. Жанр үзенчәлеге һәм темаларның актуальлеге белән «Зөбәйдә — адәм баласы» (1961) трагикомедиясе аерылып тора. Игътибар үзәгендә — өлкән буынның балалар тәрбиясе өчен җаваплылыгы. пьесада комик һәм трагик вакыйгалар органик рәвештә үрелеп бара. «Әниемнең ак күлмәге» (беренче исеме «Әни килде», 1968 елда куела) драмасында әхлак, рәхимсезлек, нәфеслелек темасы аеруча кискен күтәрелә. пьеса берничә тапкыр Татар академия театрында (1960 һәм 1990 еллар театр сезоннарында), Казан Зур драма театрында (1970 елларда) куела, 17 телгә тәрҗемә ителә, СССРның 48 театрында бара. Сюжет нигезендә гади һәм тирән фаҗигале тормыш вакыйгасы ята. Бер гаилә үрнәгендә драматург төрле социаль катлау кешеләрен күрсәтеп бирә, капма-каршы тормыш позицияләрен бәрелештерә. Спектакль төрлечә кабул ителә: кемдер хуплый, кемдер кара ягуда гаепли. «Безнең подъезд төбендә» (телевидение өчен языла, 1990), «Көфер почмагы» (1993 елда куела) пьесалары гаилә-көнкүреш темаларына багышлана. Хөсәенов «Мәхәббәт сагышы» (1965) повесте һәм юмористик хикәяләр авторы. Аның «Егерме ел үткәч» пьесасы «Бер актлы совет пьесалары антологиясе»нә («Антология советской одноактной пьесы», М., 1967) кертелә.

Бүләкләре

«Почёт билгесе» ордены белән бүләкләнә.

Әсәрләре     

Пьесалар. К., 1979.

Әдәбият     

Шәриф Хөсәенов. К., 2006; 

Әдипләребез: Биобиблиогр. белешмәлек. К., 2009. Т. 2.

Автор — А.Г.Әхмәдуллин