Авылга 1928 елда Нөнәгәр авылы кешеләре нигез сала.

Оешкан көненнән ТАССРның Арча кантоны Арбор волостенда. 1930 елның 10 августыннан – Түнтәр, 1932 елның 2 мартыннан – Балтач, 1938 елның 4 августыннан – Чепья, 1958 елның 16 июленнән – Балтач, 1963 елның 1 февраленнән – Арча, 1965 елның 12 гыйнварыннан Балтач районында.

Хәзер Нөнәгәр авыл җирлеге составына керә.

1931 елда поселокта “Шамгул” колхозы оештырыла, 1942 елдан – “Комсомол” колхозы, 1952 елдан – Тельман исемендәге колхоз, 1958 елдан – “Кызыл юл” колхозы, соңрак Вахитов исемендәге колхоз, 1963 елдан – “Волга” колхозы, 1969 елдан “50-летие ВЛКСМ” исемендәге колхоз составында. 1995 елдан “50-летие ВЛКСМ” исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе, 2005 елдан “Нөнәгәр” авыл хуҗалыгы предприятиесе, 2006 елдан “Нөнәгәр” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять.

Күренекле кешеләре

Н.Җ.Җәләев (1933–2013) – геолог-нефтьче, геология-минералогия фәннәре кандидаты.

Халык саны

1938 елда – 88,
1949 елда – 90,
1958 елда – 122,
1970 елда – 70,
1979 елда – 28,
1989 елда – 17,
2002 елда – 6 (татарлар),
2010 елда – 1,
2015 елда – 1 кеше.